Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча төбәк бюджетына түләүсез керемнәр күләме буенча илнең барлык субъектлары арасында республика җиденче урында тора, Идел буе федераль округында - беренче.- Узган елда республикага федераль бюджеттан 98 млрд сумга якын акча керде. Әлеге суммага тагын 46,5 млрд сум өстәлә, ул турыдан-туры төбәк предприятиеләренә һәм учреждениеләренә бюджет системасын читләтеп керде, - диде Министрлар кабинеты җитәкчесе.Узган елда федераль бюджет акчаларын җәлеп итү һәм үзләштерү буенча эш нәтиҗәләре турында Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде. Аның сүзләренчә, 2021 елдагыга белән чагыштырганда, үткән чорда заявка бирү кампаниясенең нәтиҗәлелеге 2,8% ка арткан һәм 87% тәшкил иткән. Чынлыкта 140,3 млрд сум акча үзләштерелгән.Ул узган ел дәвамында очрашулар һәм эш киңәшмәләре үткәрү өлешендә сәламәтлек саклау, мәдәният һәм экология линиясе буенча эшче төркемнәрнең активлыгын билгеләп үтте. Аннары утырышта быелгы заявка кампаниясе нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.- Агымдагы елда 76,5 млрд сумлык федераль финанслауны җәлеп итүгә республикадан 93 гариза җибәрелгән. Бүгенге көнгә федераль үзәк тарафыннан 53,3 млрд сумлык 72 гариза хупланган, ягъни заявкалар портфеленең 69,7 проценты, — дип билгеләп үтте Премьер-министр.Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров республика башкарма власть органнарына җибәрергә планлаштырылган, шулай ук федераль үзәктә карала торган бюджет заявкаларын эшләп бетерүне һәм килештерүне тәэмин итәргә кушты.фото: riakchr.ru