Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Монголиягә Башкортстан экспорты 50 процентка арткан

- Башкортстанның һәм Монголиянең тышкы сәүдә әйләнеше узган елда Монголиягә минераль продукция, таш һәм гипстан эшләнмәләр, химия сәнәгате продукциясе, азык-төлек товарлары һәм агач продукциясе экспортлаудан гына гыйбарәт иде. Без үзара товар әйләнешен үстерү өчен зур потенциал күрәбез һәм шуның белән бәйле рәвештә Башкортстан предприятиеләренең Монголиягә бизнес-миссиясен оештырдык, - дип билгеләде Маргарита Болычева.Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы тарафыннан Экспортны яклау үзәге белән берлектә республиканың күптармаклы бизнес-миссиясе оештырылды.Өч көн дәвамында, 22-24 мартта, Башкортстан компанияләре Монголиянең профильле предприятиеләрендә булачак, компанияләр вәкилләре белән В2В очрашачак, шулай ук профильле министрлык вәкилләре белән эшлекле очрашулар уздырачак.Фото: pravitelstvorb.ru