- Русия Хөкүмәте координация үзәге мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 18 миллионнан артык дару препаратлары пакетлары әйләнештә, шуларның 3 миллионы медицина оешмаларында, калганнары даруханәләр челтәрендә (15 миллионнан артык пакет). Без төбәктә дару препаратлары булу-булмавын һәм алар белән республика халкын тәэмин итүне даими күзәтеп торабыз, - диде Андрей Назаров. Быел гыйнвар-февральдә Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының ведомство карамагындагы медицина оешмалары 3,5 миллиард сумнан артык гомум суммага 1085 дару препараты сатып алуны урнаштырды. Министрлык сатып алуларны даими күзәтә. Дефектура мәсьәләләрен хәл итү өчен сатып алу процедураларын башкаруга вәкаләтле оешма дару препаратлары җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итә. Атна саен Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белән медицина оешмаларында дару препаратлары булу-булмавын мониторинглау мәсьәләләре, шулай ук яшәү өчен кирәкле иң мөһим дару препаратлары исемлегенә кертелгән гражданнарның ташламалы категориясен тәэмин итү кысаларында дефектура мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек алып барыла. Андрей Назаров Сәламәтлек саклау министрлыгына, аерым дару формалары һәм дозалары булуны исәпкә алып, шул исәптән ташламалы дару белән тәэмин итүне оештыру кысаларында дару препаратлары сатып алуны тәэмин итү буенча "юл картасы"н эшләүне йөкләде.