Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Җир участогының чиге булырга тиеш

- Башкортстан Республикасында күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрында (ЕГРН) 1,8 миллионнан артык җир участогы турында мәгълүмат бар, шуларның 1,7 миллионының чикләре билгеләнгән. Җир участокларын чикләү турында мәҗбүри таләпләр гамәлдәге законнарда каралмаса да, билгеләнгән чикләре булган җир участоклары саны даими үсә. Күчемсез милек объектлары турында реестрга мәгълүмат кертү эше актив дәвам итә, бу исә җир активлары белән нәтиҗәлерәк идарә итүгә, инвестицион процессларны һәм, гомумән, төбәк икътисадын стимуллаштыруга ярдәм итә, - дип билгеләп үтте "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Марат Мирзаянов.Башкортстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген арттыру максатыннан төбәк "Росреестр"ы һәм "Роскадастр" күчемсез милекне исәпкә алу һәм теркәү буенча бердәм максатлы модель кертү эшендә катнаша. Модель үз эченә 30 күрсәткечне ала, алар арасында шулай ук ЕГРНда чикләре исәпкә алынган җир участоклары саны өлеше дә бар.«Юл картасы»н гамәлгә ашыру барышында республикада элек исәпкә алынган күчемсез милек объектларының хокук ияләрен ачыклау, комплекслы кадастр эшләрен үткәрү, мәгълүматларны аныклау һәм ЕГРНга кертү буенча эш алып барыла. Бу милекчеләр мәнфәгатьләрендә ЕГРН мәгълүматларындагы хаталарны төзәтү, җир бәхәсләрен киметү һәм кулланылмаган күчемсез милек объектларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү өчен кирәк.