"Сихер, бозым турында ишеткәнем бар иде. Әмма үзем дә бу хәлгә тарырмын дип уйлаганым да булмады. Мине ирем ташлап чыгып китте... әнисенә. Башка хатын-кызга киткән булса, җиңелрәк булыр иде, бәлки. Ичмасам, нәрсәнедер төзәтергә тырышып булыр иде. Ә монда әни кеше белән көрәшүнең нәтиҗәсезлеге аңлашылып тора. "Әни мине ныграк кадерли, миңа аның янында тыныч", - диде ул. Ике балабыз да бар. Бианамның мине яратмавын да белә идем, шулай да гаиләбез таркалуын башыма да керткәнем булмады. Үземне кая куярга да белми йөргән чагымда Интернетта бер сихерче хатын турында укыдым. Аның бездән ерак түгел яшәвен белгәч, ике дә уйламыйча шунда киттем. "Иреңне кайтара алам, әмма онытма, хәзер сез мәңгелеккә бәйләнгән булачаксыз", - диде ул. Мин бу сүзләрнең асылына төшенмәдем дә. Иң мөһиме - иремне кайтарырга кирәк. Балалар әтисен юксынса, кеше алдында да оят иде бит. Сихерче кушканнарны эшләгәннән соң бер ай чамасы вакыт үтүгә ирем, чыннан да, кайтты. Тик ул башка төрле иде инде. Эчкечегә әйләнде. Тиз