20 мартта әлеге чарага гаризалар кабул ителә башлады, ул 20 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашу өчен гаризаны "ВКонтакте"дагы мини-кушымтада илдәге сыйныф җитәкчеләре һәм урта һөнәри белем бирү кураторлары бирә ала. Форумда катнашучыларны сайлап алу "ВКонтакте" мәйданчыгында онлайн үткәрелә һәм берничә этаптан тора: анкеталау, педагогика нигезләре буенча тестлау, «Мөһим мәсьәләләр турында сөйләшүләр» дәресе нигезендә, шулай ук сыйныф җитәкчесенең тренажеры һәм «Минем тәрбия башлангычы» темасы буенча видеовизиткалар. Катнашырга теләүчеләргә сылтама буенча анкета тутырырга кирәк: [leech=https://vk.com/app51552964.]https://vk.com/app51552964[/leech]. Һәр сайлап алу этабының башлануы турында катнашучыларга өстәмә хәбәрләр биреләчәк. Чарада катнашучыларны бай белем бирү, дискуссия һәм мәдәни программалар көтә. Чараның спикерлары һәм белгечләре чыгыш ясаячак, алар үзләренең һөнәри тәҗрибәләре белән уртаклашачак. Фото: социаль челтәрләрдән
III Бөтенрусия сыйныф җитәкчеләре һәм остазлар форумына гаризалар кабул ителә
21 марта 202321 мар 2023
~1 мин