Фикер алышуда Русия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, шулай ук федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, Идел буе федераль округы төбәкләре башлыклары катнашты. Көн тәртибендә - Русия җәмгыятенә тышкы деструктив мәгълүмати һәм идеологик йогынтыга каршы тору, тарихи хәтерне һәм традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау, шулай ук Русия суверенитетын мәгълүмати киңлектә ныгыту. - Әлеге мәсьәләнең актуальлеге Идел буе федераль округы һәм бөтен ил өчен ачык. Бүген безнең җәмгыятьтә җитди социаль, сәяси һәм коммуникация үзгәрешләре бара. Алар геосәяси киеренкелек, махсус хәрби операция үткәрү һәм интернетның үсүе белән бәйле, - дип билгеләде Игорь Комаров. Башкортстан Башлыгы үзенең чыгышында халык белән элемтә механизмнары, шулай ук министрлыклар һәм ведомстволар белән элемтәне ныгыту, дөрес булмаган мәгълүмат белән көрәш турында тулырак сөйләде. - Мәгълүмат кырында яшьләрнең акылы һәм йөрәге өчен җитди мәгълүмати көрәш ба
Башкортстан фейкларга каршы тору тәҗрибәсе белән уртаклаша
21 марта 202321 мар 2023
1 мин