Тамашачылар яратып кабул иткән «Соңгы бию» җыры геройларының берсе Марат Яруллин виртуаль дусларының сорауларына шаян җаваплар язган. Бик күп кызларны Маратның очрашып йөри торган кызы булу-булмау кызыксындыра. Җырчы бу сорауга: «Эх, сез, матур кызлар, ник шаяртасыз, йөрәгемнең януларын аңламыйсыз», – дип җавап биргән. «Кайчан өйләнәсең?» – дигән сорауны: «Нигә кирәк ул? Гомер бер генә бирелә. Кайфуй», – дип җаваплаган җырчы. «Андый зур үрләргә тартылып булмый инде, аягыңны юрганыңа карап кына сузарга», – дип язган Марат Яруллин, «Ильмира Нәгыймованы яратасыңмы?» – дигән сорауга җавап биреп.
Марат Яруллин Ильмира Нәгыймованы ярату-яратмау турындагы сорауга җавап биргән
21 марта 202321 мар 2023
2
~1 мин