Рәсми документлар буенча, 1963 елның 1 февралендә РСФСР Югары Советы Президиумы карары белән Нефтекамага шәһәр статусы бирү турындагы Указга кул куела. 3 мартта Советка депутатлар сайлана, ә инде 11 мартта беренче сессия үтә...60 ел — кеше өчен зур вакыт булса да, шәһәр үсешендә “балалык” чоры гынадыр, алда әле — үсәсе дә үсәсе, ныгыйсы, матурланасы, өлгерәсе. Республикабызның иң яшь шәһәрләренең берсе булса да, ул үзен күптән таныткан, республика икътисадына, сәнәгатенә, социаль күрсәткечләргә зур өлеш кертүче шәһәр булып тора. Хәер, бу турыда аның башлыгы — Эльдар Вәлидов сөйләсә, дөресрәк булыр. Әйткәндәй, Эльдар Сергеевич — үзе дә шәһәр һәм район хакимияте башлыклары арасында иң яшьләренең берсе. Шулай булуга карамастан, тәҗрибә дә, тырышлык та җитәрлек аңарда.— Эльдар Сергеевич, иң күңелле яңалыкларның берсеннән башлыйк әле. Нефтекаманы республикада 2022 ел йомгаклары буенча халыкның табигый үсеше күзәтелгән бердәнбер шәһәр, диделәр. — Әйе, бу чыннан да күңелле хәл. Бездә халык саны арта, бүгенге көндә шәһәр округында 143997 кеше яши. 2022 елда халыкның гомум үсеше 1565 кеше тәшкил итте. — Бар җирдә диярлек демографик күрсәткечләр түбән тәгәрәгәндә, моны нәрсә белән бәйлисез? — Яшәү шартлары яхшыру, хезмәт хакы үсү, шәһәрнең матурлануы белән бәйләргә кирәктер. Ни генә дисәк тә, һәркем үзенә яшәү урыны сайлаганда, матур, уңайлы төбәккә өстенлек бирә. Хезмәт хакына килгәндә, узган ел зур һәм уртача предприятиеләрдә уртача эш хакы 45741 сум тәшкил иткән, бу, 2021 елдагы күрсәткеч белән чагыштырганда, 3000 сумга күбрәк. Халык мәшгульлеге үзәгендә исәптә торган эшсезләр саны да кими. Әйтик, 2022 елның декабрь ахырына алар 688 кеше булган, 2021 ел белән чагыштырганда, бу сан 211 кешегә кимрәк. — Сәнәгать комплексы үсеше, һәрвакыттагыча, социаль-икътисади хәлне билгеләүче фактор булып тора. Бу уңайдан шәһәрнең төп оешмалары турында әйтеп китсәгез иде. — Нефтекама шәһәр округы буенча гомум сәнәгать производствосы күләменең 65 процентын формалаштыручы — “НефАЗ” җәмгыяте һәм Карман ГРЭСы. Шәһәр халкының бик күп өлеше шушы предприятиеләрдә көч сала. — Моннан биш ел элек Нефтекамада алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булдырылган иде. Аның уңай нәтиҗәләре турында әйтеп китә аласызмы? — Әйе, теркәлгән резидентларның гомум саны 21гә җитте, узган елда гына да яңа 5 резидент өстәлде. Инвестицияләр күләме — 728,5 миллион сум, җәмгысы 962 яңа эш урыны булдырылган. — Шәһәрдә эшчәнлек алып баручы урта һәм кече эшкуарлар турында нәрсә әйтерсез? — Эшкуарларның шәһәр бюджетына керткән өлеше шактый: узган ел ваклап сәүдә итү әйләнеше күләме 15 миллиард сум диярлек тәшкил иткән. 2022 елда 803 яңа хуҗалык субъекты өстәлде, аларның гомум саны 4 меңнән артып китте. Бу уңайдан Хөкүмәтнең дә ярдәмен ассызыклап үтәсе килә. Әйтик, махсус салым ташламалары белән файдаланучы үзмәшгульләр, бездә аларның саны 5 меңнән узып китте, елдан-ел арта. Кече эшкуарлыкның шәһәр округы бюджетына керткән гомум өлеше якынча 267 миллион сум тәшкил итә, бу 2021 ел күрсәткечләреннән күбрәк. Шулай ук стационар булмаган сәүдә объектлары буенча эшне дәвам итәбез. — “Эшкуарлык сәгатьләре” дә үз нәтиҗәсен бирәдер? —- Әлбәттә. Узган ел “эшкуарлык сәгате” форматында 47 киңәшмә үтте, 80нән артык инвестиция проекты каралды, аларны тормышка ашыру өчен инвестицияләр күләме 5 миллиард 600 миллион сум тәшкил итә. Бу проектлар эшләп китсен өчен финанслау юлларын табабыз, җирләр һәм биналар бүләбез, мөмкин кадәр ярдәм күрсәтәбез.Болар барысы бергә “Башкортстан моношәһәрләрен комплекслы үстерү” максатлы төбәк программасының күрсәткечләрен үтәүгә йогынты ясады, дип әйтер идем. Программаның эше нидән гыйбарәт? Ул — шәһәрне барлыкка китерүче предприятие эшчәнлегенә бәйле булмаган объектларга инвестицияләр җәлеп итү һәм моношәһәрне төзекләндерү, яңа эш урыны булдыру. Әйтик, программа эшли башлаганнан бирле 4350 яңа эш урыны булдырылган. Әлбәттә, бу максатта зур эш алып барыла, узган елның 9 аенда гына да эре һәм уртача предприятиеләрнең төп капиталына инвестицияләр күләме 3 миллиард сум тәшкил итте, ә ел әйләнәсенә бу күрсәткеч 5 миллиард сумга җитәргә тиеш. — Инвестицион проектларны гамәлгә ашыру шәһәр тормышын, яшәү шартларын яхшыртуга булышлык итәме? — Әйе, болар ярдәме белән шәһәрне комплекслы үстерү мөмкинлеге барлыкка килә. Әйтик, планда — шәһәрнең су бүлү системасын реконструкцияләү, биредә 76 миллиард сум күләмендә инвестицияләр салу күзаллана.Эшкуарлык икътисади гына түгел, социаль әһәмияткә дә ия. Шулай ук тагы бер мөһим инвестицион һәм социаль проект эшли башлады, ул — йөзү бассейны һәм “Амфибия” уен залы белән спорт комплексы. 2024 елда сафка керер дип көтелгән бу объект халыкның спорт белән шөгыльләнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк, дип өмет итәбез. Бүгенге көндә “Нефтегазстрой” җәмгыяте белән килешүгә кул куелды, инвестицияләрнең планлаштырылган күләме — 405 миллион 130 мең сум, 27 яңа эш урыны булдыру каралган. — Эльдар Сергеевич, сүз дә юк, максатлы федераль һәм төбәк программаларының шәһәрне үзгәртүдә өлеше бик зур. Үзегез дә бер мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмыйсыз, төрле программаларда актив катнашасыз. — Шөкер, бу уңайдан безнең команда яхшы эшли. Әйтик, узган ел дәүләт программаларында катнашып, 920 миллион сум акча җәлеп ителде. Моннан тыш, 2022 елда башка дәүләт программаларын да тормышка ашырдык, алар буенча 920 миллион сумнан артык акча җәлеп ителде, шул исәптән: “Башкортстан Республикасының гомум кулланылыштагы автомобиль юлларын тәртиптә тоту, төзәтү, төзү һәм реконструкцияләү буенча территориаль заказ” программасы буенча финанслау 37 миллион сум тәшкил итте. “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” төбәк проекты ярдәмендә Юбилей проспекты төзекләндерелде, финанслау күләме 76 миллион сумнан артып китте.“Башкортстан ихаталары” программасы буенча 64 миллион сум җәлеп итеп, Кувыкин урамында балалар һәм спорт мәйданчыклары булдырдык. Шәһәрне үзгәртүдә “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасы ныклы ярдәм итә. Узган ел 23 проектта катнашып, 26 миллион сумнан артык финанслау алуга ирештек. Шулай ук тагы бер мөһим программа турында әйтеп үтми мөмкин түгел, ул — “Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү” программасы. Әлеге программа ярдәмендә узган ел 38 гаилә торак шартларын яхшыртты, финанслау 66 миллион сумнан артык тәшкил итте.“Торак” гомумдәүләт проекты чикләрендә Торак төзелешенә ярдәм программасы буенча Михайловка бистәсенә юл салынды, төзелешнең хакы 151,5 миллион сум тәшкил итте.Әлбәттә, республика Башлыгы Радий Хәбировның ярдәме булмаса, шундый зур проектларны тормышка ашыра алмас идек. Нефтекамага һәрдаим ярдәм күрсәтелгән өчен рәхмәт белдерәбез. — Шәһәр бар яклап та үсә, һәркайда актив төзелеш бара... — Узган елда, мәсәлән, 82 мең квадрат метрдан артык торак сафка кертелгән, шул исәптән шәхси торак — 43 мең квадрат метрдан артык. Узган елда күпфатирлы йортларны актив яңартуга ирештек: гомум мәйданы 100 мең квадрат метрлы 21 йортта капиталь ремонт үтте, финанс чыгымнары 157 миллион 400 мең сум тәшкил итте.Шулай ук “Күпфатирлы биналарда подъездларны комплекслы эшкәртү” республика программасы чикләрендә 22 миллион сумнан артык акча бүленде, бу программа буенча 9 күпфатирлы йортта 41 подъезд яңартылган. — Ялгышмасам, сез бу программаны тормышка ашыру буенча республика конкурсында җиңү яуладыгыз? — Әйе, “Иң яхшы подъезд” һәм “Иң яхшы йорт яны биләмәсе” номинацияләрендә шәһәр округлары арасында иң яхшысы дип танылдык. — Шәһәр елдан-ел үсә, зурая, яшеллеккә чума. Соңгы елларда шәһәр урамнарына бик күп агачлар утыртылды.— “Яшел Башкортстан” акциясен дәвам итәбез. Дүрт ел эчендә шәһәрдә 16 тематик аллея булдырдык, анда 1039 төп эре үсенте һәм 7 меңнән артык куак утырттык.—Эл ьдар Сергеевич, Нефтекаманың бер проблемасы да юк сыман? — Бар җирдәге кебек, уртак проблемалар бездә да бар инде. Әйтик, шәхси төзелеш өчен җир участоклары җитешеп бетми. Каты коммуналь калдыкларны чыгару проблемасы булды. Әмма кулдан килгәнчә барысын да хәл итәргә тырышабыз. “Экология” гомумдәүләт проектының “Үтә каты коммуналь калдыклар белән комплекслы эш итү системасы” федераль проекты чикләрендә 1200 контейнер кайтарылды, гомумән, шәһәрдә каты көнкүреш калдыкларын җыю өчен 801 мәйданчыкта 2663 евроконтейнер куелган. Аларга җыелучы калдыкларның вакытында чыгарылуын тәэмин итәргә тырышабыз.Шулай ук коммуналь хезмәтләрнең матди базасы яңартыла. “Нефтекамскводоканал” предприятиесе 27 миллион сумга ике махсуслаштырылган машина сатып алды. Ә “Чисталык һәм тәртип хезмәте” автопаркы Башкортстан Хөкүмәте ярдәме белән 4 берәмлек махсус техника белән тулыланды, өчне үзебез сатып алдык. — Кайбер проектлар халыкка күренеп, күзгә бәрелеп тормаса да, “Энергоменеджмент” проекты нәтиҗәләрен күрми булмый: шәһәр урамнары яктырды, балкып тора. — Әйе, 2019 елдан бездә “Энергоменеджмент” проекты тормышка ашырыла. Бу проект чыгымнары соңрак экономия булып кире кайта. Әйтик, 2019 елның сентябреннән 2022 елның декабренә кадәр экономия 37 миллион сумнан артык тәшкил иткән. Шуңа да без узган елда да бу проект буенча зур эшләр башкардык, яктырткычларны алмаштырдык, электр тапшыру линияләре баганаларын урнаштырдык, кабель суздык. — Шәһәрдә халык саны арта, дип шатланабыз икән, шушы башкарылган эшләрнең нәтиҗәсе бит инде бу. Матур, төзек, уңайлы, барлык шартлары булган шәһәрдә яшәргә кем теләмәс?— Әйе, шәһәрнең төп кыйммәте — кешеләр. Аеруча безнең яшь буын. Узган уку елында укучылар саны 944 кешегә арткан! Бу саннар өчен бик сөенәбез. Балалар бакчалары, мәктәпләр төзелеше — шундый күңелле күренеш. Узган елда 1225 урынлык яңа мәктәп ачылды, ул шәһәрдә иң зур мәктәп. Алдагы планнарда 25нче микрорайонда — 1050 урынлык, 14нче микрорайонда 1125 урынлык мәктәп төзү күзаллана, шулай ук 14нче һәм 24нче бистәләрдә урнашачак 260 урынлык балалар бакчаларын да төзергә ниятлибез. — Узган ел һәм быел бик күп мәктәпләрдә капиталь ремонт үтте. — Федераль проект буенча 5 мәктәптә капиталь ремонт үтте. Агымдагы елда тагын 5 мәктәптә ремонт эшләре планлаштырабыз. Шулай ук мәктәпләрнең технологик инфраструктурасын да яңартабыз. — Шәһәрдә Бөре медицина-фармацевтика колледжының филиалын ачу олы вакыйгага әйләнде. — Әйе, уку елы башында сәламәтлек саклау өлкәсендә урта буын белгечләр әзерләү өчен Нефтекамада медицина-фармацевтика колледжының филиалы ачылды. Монда укучылар — шәһәр дәваханәсе һәм Башкортстанның төньяк-көнбатыш төбәге сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен булачак кадрлар. Әле биредә 55 кеше укый.Халык канәгать һәм бәхетле булса гына, шәһәребез чәчәк атачак. Шуңа күрә халыкка социаль ярдәм күрсәтүгә күп игътибар бүләбез. 2022 елда исәптә торган һәм пособие алган эшсез гражданнарның саны шактый кимегән. Шәһәрнең Мәшгульлек үзәге бинасы тулысынча яңартылды, шунлыктан эш эзләү, уку курслары үтү һәм квалификация күтәрү күпкә уңайлырак. — Нефтекамада мәдәни тормыш та гөрләп тора... — Мәдәни тормыш турында да онытмыйбыз, узган ел 5 меңнән артык чара үткәрелгән, тамашачылар саны елдан-ел арта. Узган ел шәһәрнең мәдәни эшчәнлек буенча республикада иң яхшы 5 муниципалитет исәбенә керүе очраклы гына түгел.Спортта да позицияләребездән чигенмибез, хоккей клубы булган шәһәргә ул килешми дә! ГТО тапшыру күрсәткечләре арта. Моның өчен шәһәрнең барлык районнарында спорт объектларын яңарту эшләре алып барыла. — Эльдар Сергеевич, шәһәр үзенең юбилеен көз айларында үткәрәчәк. Әзерлек эшләре башлангандыр инде? — Әйе, бәйрәм чараларына әзерлек эшләре бара, аны матур итеп үткәрергә ниятлибез. Шәһәргә әле нибары 60 яшь, алда — үсешнең яңа этабы. 2023 ел шәһәр тарихына җиңүләр белән генә кереп калыр, дип ышанам. Моның өчен илләрнең тыныч булуы кирәк.“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесеГөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА әңгәмәләште.
“Үткәнебез – бай, бүгенгебез – матур, киләчәгебез – якты”
21 марта 202321 мар 2023
9 мин