“Агрокомплекс” — республика авыл хуҗалыгы тармагында Русия һәм чит илләр дәрәҗәсендә колачлы чара булган бердәнбер күргәзмә. Аның географиясенең һәм мәртәбәле күргәзмәдә катнашучылар санының елдан-ел арта баруы, көнбатыш илләре санкцияләре шартларында аеруча мөһим. Әлеге күргәзмәнең гомум мәйданы 17,6 мең квадрат метрга җиткән һәм бу ВДНХ тарихында тәкъдим ителгән иң зур мәйдан булып билгеләнгән.“ВДНХ — Экспо” алдындагы 9 мең квадрат метрда 180 берәмлектән артык авыл хуҗалыгы техникасы урнаштырылган.— “Агрокомплекс” күргәзмәсе чын мәгънәсендә Русиянең аграр тармак казанышларын тәкъдим итү һәм тәҗрибә уртаклашу башкаласына әверелде. Бу безгә зур җаваплылык өсти, — диде республика Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов журналистлар белән очрашуда. — Ул ел саен үз мәйданына Русиянең һәм чит илләрнең әйдәүче предприятиеләре җитәкчеләрен һәм белгечләрен, бизнес һәм финанс структурасы вәкилләрен җыя. Традиция буенча, быелгы очрашуда да тармакка инвестиция салуны үст