Март татар халык календаренда иң күркәм, йолаларга иң бай айларның берсе булып санала. Беренчедән, ул туган ягыбыз табигате өчен хуҗалык итү ягыннан ифрат әһәмиятле һәм җаваплы ел фасылы – яз башлану белән билгеләнә. Бу исә үзе үк крестьяннан елның уңдырышлы, җылы, шул ук вакытта кирәгенчә явым-төшемле булуын төрле чаралар белән, шул исәптән магик йола-ритуаллар ярдәмендә дә, тәэмин итүен сораган. Шуңа күрә “Сөрән сугу”, “Җимчәчәк”, “Кышны озату, язны каршылау” кебек Кояш, Су, үсемлек культлары белән сугарылган йола бәйрәмнәренең нәкъ мартка туры килүе һич гаҗәп түгел.Икенчедән, борынгы чорларда Көнчыгыш халыклары, шул исәптән татарлар һәм башкортлар да, Яңа елны көн белән төн озынлыгы тигезләшкән 21 мартта каршылый торган булган. Бу көнне Кояш зодиакның Хәмәл (Кузы) йолдызлыгына кергәнгә күрә, айның үзенә дә “хәмәл” исеме биргәннәр. Яңа елны каршылау уңаеннан уздырыла торган бәйрәмнәр Нәүруз дип аталган. Бу сүз безгә фарсы-таҗик телләреннән кергән һәм “яңа көн” дигән мәгънәгә ия. Шул сәбәпле татарларда мартны “Нәүруз ае” дип йөртү дә таралган булган. Моның мәгънәсе “Яңа ел ае” дигәнгә туры килә. Безнең карашка, ел башын төн һәм көн тигезләшкән мизгел белән билгеләү символик яктан хәзерге 1 гыйнварда бәйрәм ителгән Яңа елга караганда күпкә дөресрәк, чөнки Нәүруз кара көчләрне гәүдәләндерүче Төннең Яктылык, Кояш, Көн тарафыннан җиңелүен, Табигатьнең, яшеллекнең, яңа тормышның уянуын күрсәтә. Иран, Әфганстан кебек Шәрык илләрендә Яңа ел әлеге чорда да 21 мартта – Нәүруз кичендә каршылана. Бу дәүләтләрдә Нәүруз язны каршылау һәм язгы чәчү бәйрәме булып санала.Шунысын да әйтик, атап үтелгән ил-мәмләкәтләр бүгенге көндә, нигездә, Ислам дәүләтләре булып исәпләнсә дә, Нәүруз бәйрәмен бары тик мөселман дине белән генә бәйләп аңлату хата булыр иде. Нәүруз йоласы динебезгә караганда күпкә борынгырак. Күренекле татар фольклорчысы Фатих Урманче язма чыганакларга таянып, бу традициянең Борынгы Шәрыкта безнең эрага кадәр XVI гасырда ук, ягъни Ислам дине барлыкка килгәннән 2200-2300 ел алда гамәлдә булуын һәм соңрак Һиндстанга да үтеп керүен күрсәтә. Нәүруз бәйрәмендә башкарылган фольклор текстларында дини мотивларның һәм персонажларның бөтенләй очрамавы, аларның, нигездә, муллык, имин тормыш теләүгә, киләчәк уңышны фаразлауга гына кайтып калуы да әлеге фикернең дөреслеген, йоланың борынгылыгын дәлилли.Татар халкына килгәндә, атаклы тарихчыбыз Шиһабетдин Мәрҗани (1818-89) “Нәүруз бәетләре”нең инде Болгар чорында ук (IX-XIII гасырлар) яшәгәнлеген күрсәтеп уза. 1889 елда Казанда нәшер ителгән “Китап кыйссаи Нәүруз...” дигән басмада “Нәүруз бәете” исеме астында күләмле генә бер бәет бирелә. Биредә ике яшь кызның, егетләр киеме киенеп, мәдрәсәдә белем алулары, соңыннан авылларда Яңа елны котлап үзләре чыгарган шул бәетне әйтеп йөрүләре тасвирлана. “Нәүруз ” дип төгәл аталмаса да, кышны озатуга, язны каршылауга багышланган бу йоланың борынгы төркиләрдә таралган кайбер шигъри үрнәкләре Мәхмүд Кашгарыйның XI гасырда төзелгән “Диване лөгатет-төрк” сүзлегендә дә очрый.Язма чыганаклардан күренүенчә, татарлар XVIII йөз азагында да әле Яңа елны көн белән төннең язгы тигезлек вакытына туры китереп бәйрәм иткән. Бу хакта, мәсәлән, И. Г. Георгиның 1799 елда дөнья күргән “Описание всех обитающих в Российском государстве народов” исемле хезмәтендә дә телгә алына. Фатих Урманче, Риф Мөхәммәтҗанов кебек абруйлы галимнәр фикеренчә, Яңа елны Нәүруз көнендә билгеләү XIX гасыр урталарына, хәтта ки 1917 елгы Октябрь инкыйлабына кадәр дәвам итә.Нәүруз уңае белән, татар халкында кызыклы йола-ритуаллар барлыкка килә. Шуларның берсе – Яңа ел башланган көнне яшьләрнең, балаларның, шәкертләрнең өйдән-өйгә йөреп, бәет-шигырь әйтүе. Моны “Нәүруз әйтү” дип атаганнар. Бу эшнең үз осталары да булган. Гадәттә, “Нәүруз әйтеп” йөрүчеләр йорт хуҗасына, аның гаиләсенә исәнлек-саулык, иминлек-байлык теләгән. Башланган елның мул һәм тыныч булуын, бәхет китерүен теләү бу әсәрләрнең асылын тәшкил итә. Нәүруз әйткән өчен үсмерләргә хуҗалар соңыннан йомырка, кәнфит яисә вак акча биргән.Нәүруз әйттек без сезгә,Хакын бирегез безгә;Яшегез җитсен йөзгә,Малыгыз артсын көзгә,Нәүруз мөбарәкбад!Нәүруз теләкләренең һәммәсе дә “Нәүруз мөбарәкбад!”, ягъни “Нәүруз мөбарәк булсын!” дигән рефрен белән тәмамлана. Бу тәгъбир “Яңа ел котлы булсын!” дип әйтү белән тәңгәл килә.Шуны да онытмыйк, Нәүруз әйтүчеләрне сыйлап, бүләкләп озату – йоланың төп шарты. “Бәет әйтү – аять әйтү савабы” дип, халык юкка гына мәкаль чыгармаган. Чөнки Нәүруз әйтүчеләрне каршылагандагы өстәлнең муллыгына, бүләкләрнең кыйммәтенә карап, елның нинди булачагы, җирнең уңдырышлылыгы, табигатьнең мәрхәмәтлелеге фаразланган. Сый-күчтәнәчләр никадәр кыйммәтлерәк, баерак – ел да шул дәрәҗәдә уңдырышлы, мул килә, дип ышанылган. Хәер, саранлык күрсәтеп, Нәүруз әйтүчеләрне тиешле сый-хөрмәттән мәхрүм иткән хуҗаларны яшьләр үзләре дә аямаган:Нәүруз, абыз-түткәем!Бир маең, ипекәең.Бирмәгез, тартып алырмын,Чүлмәкләреңне ярырмын!Нәүруз!Шушы такмазадан чыгып кына да, бу йоланың үз заманында ни дәрәҗәдә җитди кагыйдәләргә корылган булуын һәм аларны бозарга ярамаганлыгын төсмерләргә мөмкин.Һәр төбәктә Нәүруз үзенә генә хас ритуаллар белән баетылган, аны үткәрү үзенчәлекләре булган. Мисалга, Туймазы районының Кендектамак һәм Сәрән авылларындагы Мәрзия Аслаева, Нәкыя Вәлиева һәм Майнур Шәрәфетдинова әбиләрнең истәлекләренә караш ташлыйк:“…Нәүруз көннәре уен-йолалары белән дә истәлекле. Бәйрәмдә иң чибәр, акыллы кызны Нәүрузбикә итеп сайлап, аннан җәйнең ничек буласын сораганнар. Кыз, әлбәттә, яхшы җәй генә юраган. Аның сүзләре картлар күңеленә дә хуш килгән. “Юравың юш булсын, Нәүрузбикә!”– дип хуплаганнар”.Якташыбыз, күренекле язучы, милли мифология белгече Галимҗан Гыйльманов билгеләвенчә, “Нәүрузбикә язны (җәйне), җылыны, Кояшны символлаштыра. Аны Язбикә, Җәйбикә, Кояшбикә дип тә йөртәләр...” Аңа багышлап җырлар җырлаганнар, әйтешләр әйткәннәр:Кыш китте, яз килде,Үрдәк белән каз килде.Былбылдан аваз килде,Нәүруз мөбарәкбад!Нәүруз килде, яз булды,Аз булса да сал булды,Нәүруз мөбарәкбад!Нәүрузбикә белән сүз уйнатулар да булган. Менә, мәсәлән, Ярмәкәй районы Усман-Ташлы авылында фольклорчы-галим Риф Мөхәммәтҗанов тарафыннан язып алынган бер диалог:– Нәүруз, Нәүруз,Кая киттең?– Киттем урам буйлап,Хуҗалардан аш-су юллап.– Нәүруз, Нәүруз,Моңарчы кайда идең?– Ялан-кырда идем,Инде сезгә килдем...Гадәттә, Нәүрузбикәгә бирелгән сорауларга түбәндәге җаваплар алынган:– Җил каян исә?– Болыт белән Кояш арасыннан.– Язның башы кайда?– Кар өстендә чәчәк аткан умырзаяда.– Җәй ничек була?– Җәйнең ничек килүе язның бер көненнән тора. Язгы чәчү көнне йоклап үткәрмәсәгез, җәй дә, ел да бәрәкәтле килер.Нәүруз бикәне җигүле атка утыртып, мәйданга алып чыкканнар. Аңа сораулар биреп, үз язмышларының ничек буласын юраганнар. Мәсәлән, Нәүрузбикәгә “алмы, гөлме?” дигән сорау бирелә. Сораучы, эченнән генә, “ал булса – бәхетле булам (яисә “кияүгә чыгам”), гөл булса – бәхетсез булам (яисә “кияүгә чыкмыйм”) дип уйлый. Нәүрузбикә тота да берсен әйтә. Соңыннан фалның мәгънәсе игълан ителә.Хатирәләрдән күренүенчә, Нәүруз йоласында да Нардуган кичәләрендәге кебек үк, киләчәккә багучылык иткәннәр, йолага гаилә-никах тематикасы килеп кергән. Әлеге ике бәйрәмнең XIX гасыр азакларында кушылып китеп, бергә башкарыла башлавы да аларның эчтәлегендәге уртаклыкларның зур булуы белән аңлатыла. Нәүруз дә, Нардуган да Яңа елны каршылау бәйрәме буларак үткәрелә (берсе – Көнчыгыш, икенчесе Юлиан календаре буенча); икесе дә яшьләрнең өйдән-өйгә йөреп, бәет-такмаза әйтүе, муллык-иминлек теләве һәм шуның өчен хуҗалардан бүләк алуы белән билгеләнә; бәет-такмазаларның поэтикасы да бер үк – биредә иң башта йола бәйрәменең килеп җитүе турында хәбәр ителә, аннары хуҗаларга изге теләкләр юлланыла, ягъни Нардуган такмазаларында, Нәүруз бәетләрендә дә бер үк төрле поэтик сурәтләү чаралары кулланыла; ике йоланың да нигезендә тереклек чыганагы – Кояшны изгеләштерү ята.Галимҗан Гыйльманов Нәүруз бәйрәменең борынгы Шумер мифологиясе белән бәйләнешләрен тикшереп, кызыклы күзәтүләр ясый. Шумерда Кояшның җир астыннан караңгылыктан күккә күтәрелүен, тууын Ишум дигән алла белән бәйләп караганнар. Нәүруз бәетләрендә дә Иш бабай образы чагылыш таба:И Иш бабай, Иш бабай,Пич башыннан төш, бабай,Капчык авызын чиш, бабай,Бер тиен акча бир, бабай,Нәүруз мөбарәкбад!Уйлап карасаң, Шумер алласы Ишум белән татарның Иш бабае, Нәүруз бәйрәме арасында шактый зур уртаклыкларны күрергә мөмкин. Беренчедән, аларга салынган мәгънәви йөкләмәләр бер үк. Нәүруз – Яңа ел, яңа Кояш бәйрәме, аның үзәгендә Кояшны таҗ итеп кигән Нәүрузбикә тора. Ул тулысынча Ут (димәк, яктылык, җылылык, яңарыш, тормыш һ.б.), Ишум (Иш бабай?) ихтыярында.Икенчедән, Нәүруз такмакларында Иш бабай мич башында ята. Монда да шумерлыларның Ут алласы белән тәңгәллек соралып тора. Мич – җылы урын, ут-учак биләмәсе. Аның башында гомер сөргән Иш бабай шушы мичнең (димәк, утның, җылының) иясе кебек...Шунысы кызык, Галимҗан Гыйльмановның әлеге фикере безнең тарафтан җыелган фольклор материаллары белән дә дәлилләнә. Берничә ел элек БДУның филология факультеты татар-урыс бүлеге студентларының Илеш районына фольклор экспедициясе вакытында Карабаш һәм Иштирәк авылларында биредәге Иш тавы турында ике легенда варианты язып алынган иде. Аларның берсе тауның барлыкка килүен мифик алыплар – Иш нәселенең чабатасыннан коелган ком белән аңлатса, икенчесе моны юләр алып-балыкның ике тау арасыннан үтәргә тырышып, аларга иш булып кысылып калып, ташка әверелүенә бәйли. Күренүенчә, ике легенда да бик борынгы, исламга кадәрге ышануларга, мифологик күзаллауларга нигезләнә. Мондый легендаларны очрату бүгенге көндә фольклорчы өчен зур уңыш санала һәм алар урындагы халыкның борынгылыгын билгеләп тора. Әлеге ике легенданың “Татар халык иҗаты” 25 томлыгының 2021 ел азагында дөнья күргән “Мифология” китабына керүе дә очраклы түгел. Бу Иш бабай образының, аны үзенең хәтерендә саклаучы Илеш халкының тамырлары белән моннан 4-5 мең ел элек яшәгән Шумер цивилизациясенә килеп тоташу ихтималлыгы турында сөйли. Кызганычка каршы, әлегә бу фикер бары тик фараз булып кына кала...Ничек кенә булмасын, Нәүруз табигатьнең уянуын символлаштыра, яшәүгә көч, рухи ныклык бирә һәм язын башкарылган календарь йолаларның үзәгендә тора. Безгә исә Кояшның җылы нурларына коенып, аңардан яшәү көче алып, яз җитүенә сөенергә генә кала.Бәйрәм белән, дуслар! Нәүруз мөбарәк булсын!Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,филология фәннәре кандидаты,доцент.