Президент Владимир Путин КХР рәисе Си Цзиньпинның сәфәре алдыннан “Жэньминь жибао” өчен “Русия һәм Кытай – киләчәккә төбәлгән партнерлык” дигән мәкалә язды. Кытай халкына мөрәҗәгатендә Русия лидеры Мәскәү һәм Пекинның дустанә мөнәсәбәтләрен билгеләп үтте, Русия һәм Кытай чыгыш ясый торган гадел күпполяр дөнья төзелеше турында сөйләде. Владимир Путин мәкаләсендәге төп тезислар түбәндәгеләрдән гыйбарәт.Русия-Кытай дуслыгы турындаБез иптәш Си Цзиньпин белән 2010 елның мартында таныштык. Өч ел узгач, якынча шул ук март көннәрендә, без яңадан Русия башкаласында очраштык. Ул саммит Русия-Кытай мөнәсәбәтләренә күп елларга тон һәм динамика бирде. Ун ел үтте. Бу вакыт эчендә дөньяда күп нәрсә үзгәрде, һәм еш кына яхшы якка түгел, әмма Русия-Кытай дуслыгы үзгәрешсез калды. Мөнәсәбәтләр тарихта иң югары дәрәҗәгә чыкты һәм ныгуын дәвам итә. Си Цзиньпин белән без 40 тапкыр очраштык һәм һәрвакыт аралашу өчен төрле рәсми форматларда да, “галстуксыз” да мөмкинлек таптык.Икътисади мөнәсәбәтләр турындаБезнең өстенлекләрнең берсе – сәүдә-икътисади партнерлык. 2022 ел нәтиҗәләре буенча ике яклы товар әйләнеше күләме ике тапкыр арткан һәм 185 миллиард долларга җиткән. Бу – яңа рекорд. Һәм безнең 200 миллиард долларлык планка 2024 елда түгел, ә инде быел ук артып китәчәк, дип уйларга тулы нигез бар.Озак вакытлы уртак планнар һәм программалар уңышлы гамәлгә ашырыла. “Себер көче” газүткәргече масштаблары буенча һич арттырусыз “гасыр килешүенә” әверелде. Русия һәм Кытай туры һәм күчерелмә мәгънәдә күперләр төзи. Әйтик, узган ел безнең чик буе төбәкләрен күптән “дуслык елгасына” әверелгән Амур аша ике күпер тоташтырды.Күпполяр дөнья турындаАКШ тарафыннан Русия һәм Кытайны, шулай ук Америка диктатына буйсынмаган һәр илне, икеләтә тоткарлауга йөз тоткан юнәлеш үткен һәм кискен характерга ия була бара. Халыкара иминлек һәм хезмәттәшлек архитектурасы демонтажы бара. Русия – “турыдан-туры янау” дип, ә Кытай – “стратегик көндәш ил” дип игълан ителде.Украина буенча Кытай позициясеУкраинада барган вакыйгаларга, аларның тарихын һәм чын сәбәпләрен аңлауга бәйле рәвештә КХРның тигез линиясе өчен рәхмәт-лебез. Кытайның кризисны җайга салу эшендә конструктив роль уйнарга әзер булуын хуплыйбыз. Русия Украина кризисын сәяси-дипломатик юл белән җайга салу өчен ачык. Әмма 2022 елның апрелендә үк тыныч сөйләшүләр һич тә безнең тарафтан туктатылмады. Русиягә карата ультиматив таләпләр килеп туган хәлдән чыгу эзләүдә мондый чынбарлыктан аерылганлык һәм кызыксынмау турында гына сөйли.Тотрыклылык нигезеКайбер көчләр гомум Евразия киңлеген “эксклюзив клублар” челтәренә һәм безнең илләр үсе-шен тоткарлауга, аларның мәнфә-гатьләрен кысуга юнәлтелгән хәрби блокларга бүләргә омтыла. Әмма моңа беркем дә ирешә алмаячак. Нәкъ менә Русия-Кытай мөнәсәбәтләре бүген асылда төбәк тотрыклылыгының, глобаль тотрыклылыкның да нигезе булып тора. Алар – эре державалар арасында гармонияле хезмәттәшлек үрнәге. Ышанам ки, безнең дуслык һәм партнерлык Русия һәм Кытайның иминлеге һәм чәчәк атуы хакына үсүен һәм ныгуын дәвам итәчәк.* * *КНР рәисе Си Цзиньпин “РИА Новости” һәм “Российская газета” өчен Русия белән мөнәсәбәтләр турында мәкалә язды. Ул Мәскәүгә бару максаты, Украина кризисы һәм кире кайтмаслык тенденция турында сөйләде. “Русиягә эш сәфәрем дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм тынычлыкны ныгытуга юнәлтелгән. Мин Президент Владимир Путин белән бергә күләмле партнерлык һәм стратегик хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренең яңа перспективаларын ачу өчен яңа планнар һәм чаралар билгеләргә әзер”, – дип язды Си Цзиньпин. Аның фикеренчә, югары дәрәҗәдә элемтәләр мөһим роль уйный һәм стратегик әһәмияткә ия. КНР рәисе Владимир Путин белән очрашулар ике яклы мөнәсәбәтләрнең тотрыклы үсешенә тон бирә, дип билгеләде. “Русия һәм Кытай мәңгелек дуслык һәм үзара файдалы хезмәттәшлек концепциясен күздә тота. Мөнәсәбәтләр өченче якка каршы берләшмәү принципларына нигез-ләнә. Илләрнең элемтәләре яңа типтагы дәүләтара мөнәсәбәтләр эталоны булып хезмәт итә, алар үзара хөрмәт, тынычлык һәм файдалы хезмәттәшлек белән характерлана”, – дип язды Кытай җитәкчесе. Си Цзиньпин фикеренчә, Русия белән Кытай арасындагы мөнәсә-бәтләр 70 елдан артык вакыт эчендә шактый катлаулы юл үтте, бүгенге дәрәҗә җиңел бирелмәде һәм бу сүнмәс дуслыкны күз карасыдай сакларга кирәк. Моңа кадәр Мәскәүдә КХРның илчесе Чжан Ханьхуэй “РИА Новости”га Кытай Русия белән “аркага-арка торып” стратегик хезмәттәшлекне җайга салуны дәвам итәчәк, дип белдергән иде. “Кытай алга таба да Русия белән бергә булачак, дөньяның күпполярлыгы һәм халыкара мөнәсә-бәтләрне демократлаштыру принципларын, глобаль стратегик тигезлек һәм тотрыклылык өчен ышанычлы гарантияләр тәэмин итүне алга этәрәчәк”, – диде дипломат. Си Цзиньпинның Мәскәүгә сә-фәренә әзерлек тулы куәтенә барды. Өстәвенә, Русиядә һәм Кытайда гына түгел, ә АКШта да ике лидерның очрашуына зур игътибар бирәләр. Озак еллар дәвамында Русия-Кытай саммитлары алдыннан америкалылар: “Алар якыная, ләкин потенциаль каршылыклар шулкадәр зур ки, ике державаның стратегик берлеге мөмкин түгел”, – диләр иде. Әмма ике зур илнең какшамас дуслыгы моның киресен күрсәтте. Владимир Путин белән Си Цзиньпинның Мәскәүдәге очрашуы дөнья сәясәтенә зур йогынты ясаячак. Владимир Путин Кытай коллегасын узган ел ахырында видео-элемтә буенча сөйләшүләр вакытында Мәскәүгә чакырды. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, бу дөньяга Русия-Кытай элемтәләренең ныклыгын күрсәтә һәм ике яклы мөнәсәбәтләр елның төп сәяси вакыйгасы булачак.Шул ук вакытта...Русия Президенты Владимир Путин Донецк Халык Республикасының Мариуполь шәһәрендә булды, дип хәбәр итте Кремльнең матбугат хезмәте. Дәүләт башлыгы Мариупольга вертолетта очып килде, ә аннары автомобильгә күчте, Владимир Владимирович машина белән үзе идарә итте. Сәфәр барышында вице-премьер Марат Хөснуллин Президентка төзелеш һәм тергезү эшләренең барышы турында сөйләде. Невский микрорайонында Президент шәһәр халкы белән сөйләште, фатирларның берсендә булды. Шулай ук Владимир Путин Мариуполь яр линиясен, театр бинасын һәм истәлекле урыннарны карады. Кырымның Русия белән кушылуына 9 ел тулуны бәйрәм иткән көнне, 18 мартта, Владимир Путин Севастопольгә килде.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.