Рафаэль Мөхәммәтовның 36 яшьлек хатыны Алена бала тапканда үлә. Ул 78нче пролицейның директор урынбасары булып эшләгән. Күптән көтеп алган уллары исән, ләкин әлегә Казанда, Республика балалар хастаханәсенең реанимация бүлегендә табиблар күзәтүе астында. Бу хакта «Челнинские известия» сайтында Лалә Гайфетдинова яза. Республика клиник хастаханәсеннән хатыны үлү турында бирелгән белешмәсен дә беркетеп, 3 бала белән ялгыз калган ата кеше тикшерү комитетына гариза бирергә ниятли. «Сәламәтлек саклау министрлыгы линиясе буенча тикшерү барамы – мин моны һаман да белмим», – ди Рафаэль Мөхәммәтов. Малайларына әти-әнисе алдан ук Ранель дип исем дә әзерләп куйган булганнар. «Мине реанимациягә керттеләр, улымны күрдем – кювезда ята, үзе сулый, күзләрен ача, кулларын селкетә. Әлегә медиклар төгәл генә берни дә әйтми. Бар да индивидуаль, сабый авыр хәлдә бит, – ди ата. – Табиблар Мәскәүдәге коллегалары белән элемтәдә тора, дип әйттеләр: ничек дәваларга, ничек ашатырга икәнен киңәшләшәләр. Шуңа аны ка
Бала тапканда хатыны үлгән ир: «Иң кыены – кызларыбызга, әниегез бүтән юк инде, дип әйтү»
20 марта 202320 мар 2023
2
3 мин