Балалар тугач: "Роддомнан ук садикка чиратка басыгыз! Мәктәпкә кергәндә бәлки җитәрсез,"— диделәр. Акча төртмичә эләгү имеш, мөмкин түгел дип куркыттылар. Әмма Аллаһның рәхмәте киң. Унбер-уникенче елларда электрон чират керде, яңа садиклар ачыла, искеләренә ремонт ясата башладылар. Һәм олысына өч яшь тулгач урын да килеп чыкты. Икенчесе белән барыбер декретта булгач, без әле көтмәгән дә идек. Алмаш кием, сандаликлар, физкультурага чешки-шорты алып, садик–мәктәп дөньясына кереп киттек. Иртән озатканда елашулар, кичен алганда "тукта, хәзер уйнап бетерәм" дип, китә алмый торулар... Язарлык хәлләр, кызыклы мизгелләр, утренникларда балавыз сыгып утырулар...Әйбер алмашыну, бәрелү-сугылулар да... Төрлесе булды, онытылды. Әмма бу хәл һаман вакыт-вакыт хәтердә калкып чыга. Ул вакытта ата-аналар җыелышында балалар бакчасы мөдире (заведующая) чыгыш ясады. Һәрвакыт елмаеп каршы алучы, өч йөзгә якын булса да, һәр баланы һәм аның әти-әнисен танып белүче, ут чәчеп торган Людмила Васильевнага карар