"Кытай стенасыннан Кремльгә кадәр - мең чакрым, әмма Пекин һәм Мәскәү арасындагы сәяси дистанция рекордлы дәрәҗәгә кадәр кимеде. Бүген Мәскәүгә КХР Рәисе Си Цзиньпин килде һәм бу - аның ил лидеры постына яңадан сайланганнан соң беренче чит ил визиты. Алда - өч көнлек эчтәлекле программа, аның үзәгендә - Русия Президенты Владимир Путин белән очрашу. Мондый тизләтелгән якынаюга, бәхәссез, Америка "чыбыркысы" - Вашингтон ысулы этәрде: басым, янаулар һәм ультиматумнар сәясәте, КХРга сәүдә сугышы игълан итү аны 180 градуска борылырга мәҗбүр итте. Байден хакимияте Кытай сәнәгатенә, экспортына каршы санкцияләр кертүне дәвам итә, аңлы рәвештә Пекин алда бара торган электроника, чиплар һәм тиешле технологияләр өлкәләренә суга. Нәкъ шундый ук схема буенча АКШ безнең илгә карата эш итә. Нәтиҗә буларак, ике бөек держава (Русия һәм Кытай) иң көчле икътисади һәм табигый ресурслар белән берләште һәм, Ак йортның ачулы һөҗүмнәренә карамыйча, үз мөнәсәбәтләрен төзи. Без әлеге масштаблы партнёрлык проект
Русия һәм Кытай җитәкчеләренең очрашуын бөтен дөнья күзәтә
20 марта 202320 мар 2023
2 мин