20 мартта Башкортстанда, бөтен Русиядәге кебек үк, БДИны вакытыннан алда тапшыру чоры башланды, ул 19 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, безнең республикада 318 кеше имтиханнарны вакытыннан алда тапшырырга теләк белдергән. Шуларның 305е —Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ), 13е дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшыра."Бүген география һәм әдәбият буенча имтиханнар белән яңа имтихан кампаниясе старт алды. География буенча имтиханда — 11, әдәбият буенча 28 кеше катнашырга планлаштыра. Киләсе имтихан 23 мартта урыс теленнән узачак. БДИ нәтиҗәләре 5 апрельдән дә соңга калмыйча билгеле булачак”, — дип хәбәр итәләр ведомствода.Сынаулар имтиханнарны кабул итүнең 10 пунктында узачак: БДИ формасында имтиханнар үткәрүнең 4 пункты һәм иректән мәхрүм итү урыннарында булган кешеләр өчен дәүләт чыгарылыш имтиханы формасында имтиханнар үткәрүнең 6 пункты ачылган.Гомумән алганда, Русия буенча агымдагы елда БДИны вакытыннан алда тапшырырга 18,3 мең кеше гариза биргән. Аларның күбесе - узган елгы чыгарылыш сыйныф укучылары. Фото: static.mk.ru/