Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Төбәк ихаталарын төзекләндерүгә өстәмә акчалар бүленә

Төбәкнең торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, агымдагы елда 30 муниципалитетта 206 ихата территориясен яңартырга планлаштыралар. “Башкортстан ихаталары” программасы бюджеты, узган елдагы белән чагыштырганда, 200 миллион сумга - 1,2 миллиард сумга кадәр арткан. Подрядчылар 18 апрельдән эшкә керешергә һәм аларны 1 сентябрьгә тәмамларга тиеш. Бу елда йортларны ремонтлау программасы кысаларында 752 подъезд ремонтланачак. Бу эшләрне 21 ноябрьгә кадәр төгәлләячәкләр. Моннан тыш, икенче ел рәттән республикада күпфатирлы йортларның түбәләрен капиталь төзекләндерүгә 100 миллион сум бүлеп бирелә. Ә “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” федераль программасы буенча быел 69 торак пунктта 122 иҗтимагый территория төзекләндереләчәк. Болар - парклар, скверлар, аллеяләр һәм җәяүлеләр зоналары. Төбәк җитәкчесе гамәлгә ашырылучы программаларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм төбәк Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына эшләрнең срокларын һәм сыйфатын катгый контрольдә тотуны йөкләде. - Катлаулы шартларда без әлеге юнәлешләр буенча финанслауны саклап калдык. Ихаталарны һәм подъездларны ремонтлау программалары - халкыбыз өчен мөһим. Билгеләнгән барлык срокларны төгәл үтәргә, подрядчылар белән эшне җайга салырга кирәк, - диде Радий Хәбиров. Фото: glavarb.ru