Бу хакта Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе башлыгы Елена Прочаковская атна саен үткәрелә торган оператив киңәшмәдә хәбәр итте. Мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге юллар темасы буенча - 1184 хәбәр җибәрелгән. Арытаба ЦУРда төзекләндерү буенча - 789, торак-коммуналь хуҗалык темасы буенча - 655, сәламәтлек саклау буенча - 392, җәмәгать транспорты темасы буенча 533 сорау теркәлгән. Юл темасы буенча территорияләрне кардан чистарту буенча мөрәҗәгатьләр кимегән. Республика халкы хәзер, нигездә, чокырларны ремонтлау һәм юллар салу кирәклеге турында яза. Башкортстан ЦУРы аналитикасы нигезендә Радий Хәбиров профильле ведомстволарга һәм хезмәтләргә юллардагы чокырларны ремонтлауга зур игътибар бирүне йөкләде. Фото: glavarb.ru