Якын көннәрдә Башкортстанда +13 градуска кадәр җылыта. "Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген, 20 мартта, болытлы һава торышы көтелә. Көндез төньяк районнарда кар яварга мөмкин. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык. Җил көньяк, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы көндез -1, +4, таулы районнарда +7 градус булачак.Иртәгә, 21 мартта, һава торышы үзгәрмәячәк. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Һава температурасы төнлә -1, -6, көндез +4, +9, таулы районнарда +13 градус тәшкил итәчәк.22 мартта да һава температурасы үзгәрешсез калачак.Фото: "Башинформ" агентлыгы