Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

“Альтернатива” заводы белгечләрне үзе әзерли

заводында эшче һөнәр ияләренә һәм техник белгечләргә ихтыяҗ кискен артты. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатында предприятиедә эшлекле чаралардан максатлы укыту проекты тормышка ашырыла башлады. “Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов башлангычында техник белгечләр әзерләүче һөнәри уку йортлары белән бәйләнешләр җайга салына. Уфа авиация техникумы бу юнәлештә иң перспективалылардан санала. “Альтернатива”да эшләүчеләрнең балаларын әлеге уку йортына урнаштырып, диплом алган яшь белгечләрне заводка эшкә кайтару – өстенлекле проектның нигезендә шул ята. Шушы көннәрдә Уфа авиация техникумы җитәкчеләре “Альтернатива”да булып, завод эшчеләре һәм аларның балалары, шулай ук белем алуны техникумда дәвам итәргә теләгән яшь буын вәкилләре белән очрашты. Уку йорты директоры Илгиз Каршанов техникумның матди-техник мөмкинлекләре, бирелүче белгечлекләр турында җентекле таныштырды. Хәзерге чорда башкаланың урта уку йорты Уфа Фән һәм технологияләр университеты составына керә, әмма быел ул үзаллылык ала

заводында эшче һөнәр ияләренә һәм техник белгечләргә ихтыяҗ кискен артты. Кадрлар мәсьәләсен хәл итү максатында предприятиедә эшлекле чаралардан максатлы укыту проекты тормышка ашырыла башлады. “Альтернатива” җитәкчесе Раил Фәхретдинов башлангычында техник белгечләр әзерләүче һөнәри уку йортлары белән бәйләнешләр җайга салына. Уфа авиация техникумы бу юнәлештә иң перспективалылардан санала. “Альтернатива”да эшләүчеләрнең балаларын әлеге уку йортына урнаштырып, диплом алган яшь белгечләрне заводка эшкә кайтару – өстенлекле проектның нигезендә шул ята. Шушы көннәрдә Уфа авиация техникумы җитәкчеләре “Альтернатива”да булып, завод эшчеләре һәм аларның балалары, шулай ук белем алуны техникумда дәвам итәргә теләгән яшь буын вәкилләре белән очрашты. Уку йорты директоры Илгиз Каршанов техникумның матди-техник мөмкинлекләре, бирелүче белгечлекләр турында җентекле таныштырды. Хәзерге чорда башкаланың урта уку йорты Уфа Фән һәм технологияләр университеты составына керә, әмма быел ул үзаллылык алачак, ә бу, үз чиратында, авиация техникумында белгечлекләр саны артуга да китерәчәк. Техникумда төпле белем алу өчен бөтен шартлар булдырылган, спорт белән шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләр бар. Илгиз Фәнис улы студентларның тормыш-көнкүреш шартлары белән дә таныштырды. Техникумның заманча тулай торагы бар, биредә студентлар тәрбиячеләр карамагына алынып, җәмәгать эшчәнлегенә җәлеп ителә, бер сүз белән әйткәндә, ныклы күзәтүдә тора. Очрашу барышында “Альтернатива” җәмгыятенең генеральный директоры Раил Фәхретдинов, аның урынбасарлары Наил Фәхретдинов һәм Елена Кобища Уфа авиация техникумына укырга керүчеләргә карата кулланылачак өстенлекләр турында сөйләде. Атап әйткәндә, техникумны тәмамлаган яшь белгечләр эшкә “Альтернатива”га урнашса, алар өчен матди яктан шактый уңайлы шартлар булдырылуы каралган. Бу махсус контракт буенча тормышка ашырыла. Җылы һәм кызыксынучан шартларда үткән ачыктан-ачык сөйләшү йомгаклары буенча “Альтернатива” җитәкчесе язгы каникул вакытында Уфа авиация техникумына экскурсия оештырылачагын белдерде. Аңа быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары чакырыла, сәфәр барышында техникумның матди-техник базасы, уку-укыту программалары, студентларның көнкүреш шартлары белән якыннан танышу мөмкинлеге биреләчәк. Фото: Фәнүр Гыйльманов.