Клублар бөтен республика буенча "Минем карьерам "Бердәм Русия" проекты кысаларында оештырылачак, дип хәбәр итә Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы. Клуб мәйданчыкларында катнашучыларны хезмәт базары белән таныштырачаклар, һөнәри үзбилгеләнештә ярдәм итәчәкләр, укыту һәм үз эшләрен ачу турында сөйләячәкләр. - Белгечләр башка мәсьәләләрне хәл итүдә дә ярдәм итәчәк, мәсәлән, баланы балалар бакчасына, озайтылган көн төркеменә күчерү, кайнар туклану, социаль хезмәт күрсәтү һәм башкалар, - дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары Юрий Мельников. Беренче утырышларда 300дән артык кеше катнашкан. Аларга кирәкле һөнәрләр, мәшгульлек үзәкләре хезмәтләре, һөнәри юнәлеш бирү һәм психологик ярдәм, түләүсез юридик консультацияләр, шулай ук адреслы социаль ярдәм, ташламалар турында сөйләгәннәр. Алар өчен резюме төзү һәм эш бирүчеләр белән әңгәмә кору, психологик киеренкелекне бетерү буенча осталык дәресләре дә үткәрелгән. Хатын-кызлар клублары "Демография" гомумдәүләт проектының "Мәшгульлеккә ярдәм итү" төбәк проекты кысаларында төзелә. Ил Президенты Владимир Путин башлангычы буенча гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проекты хезмәт базарында декрет ялындагы яисә мәктәпкәчә яшьтәге балаларын тәрбияләүче яшь әниләргә ярдәм итүне күздә тота. Фото: cspsid-harmony.ru