Русия Хөкүмәте педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга бирелә торган премияләр санын арттырды. Бу хакта Министрлар кабинетының телеграм-каналында хәбәр ителә.Шушы елдан педагогик эшчәнлектәге казанышлары өчен иң яхшы укытучыларга премияләр бирү конкурсында җиңүчеләр саны 1000нән 1250 кешегә кадәр артачак. Тиешле карарга Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды.Укытучылар конкурсы 2006 елдан башлап ел саен төбәк дәрәҗәсендә үткәрелә. Аның җиңүчеләре 200 мең сум күләмендә премия ала. 2023-25 елларга федераль бюджетта моңа ел саен 250 миллион сум акча каралган.Конкурс комиссиясе эшнең төрле юнәлешләре буенча педагогларның казанышларын бәяли. Критерийлар арасында — үз методик эшләнмәләренең булуы; аларның укучыларының нәтиҗәләре һәм казанышлары; төрле категорияле укучылар белән адреслы эш, мәсәлән, инвалид балалар белән.Конкурста белгечлек буенча өч елдан артык эшләүче укытучылар катнаша ала. Ел саен премияләр алуга Русиянең барлык төбәкләреннән 4 меңгә якын педа