Бәйрәм мәйданында милли тирмәләр, ишегаллары урнаштырылып, күргәзмәләр оештырылган иде. Башкортстан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты филиаллары - Гафури районының Сәетбаба авылындагы башкорт тарихи-мәдәни үзәге һәм Бүздәк районының Килем авылындагы татар тарихи-мәдәни үзәге, шулай ук таҗик, үзбәк, азәрбайҗан, төркмән һәм кыргыз милләтләренең төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары милли ризыклар белән бай өстәлләр, күргәзмәләр куйган иде.Бәйрәмдә спорт ярышлары һәм тематик концерт оештырылды. Бер сәхнәдә республика диаспораларының иҗади коллективлары һәм популяр башкаручылар җыелды. Сәхнәдән күпмилләтле Башкортстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендә җырлар яңгырады һәм бу бәйрәмдә беренче тапкыр Таҗикстанның профессиональ иҗат коллективлары катнашты.Хөрмәтле кунаклар арасында Русия Үзәк диния нәзарәтенең бүлек җитәкчесе, Баш мөфти ярдәмчесе Мөхәммәт хәзрәт, Башкортстан Башлыгы хакимиятенең Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе начальнигы урынбасары Илшат Ханов, мәдәният мин