Мобилизация хәрби бурычлыларны исәпкә алу җәһәтеннән шактый төгәлсезлекләрне ачыклаган. Һәм хәзер, күрәсең, бу мәсьәләдә тәртип урнаштырырга күрсәтмә бирелгән, хәтта министрлык дәрәҗәсендә дә түгел, ә Кремль дәрәҗәсендә.Шуңа күрә кешеләрне военкоматларга алар турындагы мәгълүматларны аныклау өчен чакыралар, — дип аңлата экспертлар. Ил Президентының махсус указыннан башка тагын ниндидер мобилизация игълан итү мөмкин түгел, ди алар.25 ноябрьдә Владимир Путин хәрби бурычлыларның бердәм санлы базасын булдыру турында указга кул куйды: хәрби комиссариатлар барлык мәгълүматларын санлаштырырга, ә аннары аларны гомум базага җыярга, шуннан соң башка ведомстволардан мәгълүмат җәлеп итәргә һәм аны эшкә кертергә тиеш иде. База 2024 елның 1 апреленнән кулланылачак дип планлаштырыла. Фото: mk.ru