Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Ялкын баланың йөзенә килеп бәрелгән...

18 март көнне Әбҗәлил районында 11 яшьлек малай белән бәхетсезлек очрагы булган. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, Әскар үзәк район дәваханәсенә төрле дәрәҗәдәге термик пешүләр белән 2012 елда туган малай китерелгән. "Янгын сүндерүчеләр чакырту кирәкмәгән. Башлангыч мәгълүматлар буена, пешүнең сәбәбе — ут белән саксыз эш итү, аерым алганда, мунча якканда, тиз янучы сыеклык кулланудан килеп чыккан. Кинәт кабынган ялкын баланың йөзенә килеп бәрелгән”, — дип хәбәр итә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Әлеге очракны Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгече тикшерә. Фото: orenburzhie.ru