Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Андрей Назаров: “Язгы су басу чараларына бюджеттан 6 миллион сум акча юнәлтелде”

“Быел су басу нинди булачагын әйтү әлегә авыр — синоптиклардан 25 мартка төгәлрәк фаразлар көтәбез. Вакыйгаларның теләсә кайсы сценариена без мөмкин кадәр әзер булырга тиеш, шуңа күрә барлык республика хезмәтләре күптәннән әзер тора. Су басу чараларына республика бюджетыннан 6 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.Безнең бурыч – алдан эшләү һәм начар нәтиҗәләрне киметү.Ярны ныгыту, елгалар үзәннәрен чистарту, гидротехник корылмаларны ремонтлау буенча эшләрне без узган елда ук башкардык. Хәзер ашыгыч хезмәтләр даими рәвештә хәлне күзәтәләр һәм профилактик чаралар күрәләр, кирәк булганда шартлату эшләре үткәрәләр. 15 меңнән артык кеше, 3 меңнән артык берәмлек техника һәм 173 йөзү чарасы әзерлек хәлендә. 57 автомат гидромониторинг посты җәлеп ителгән, халыкка хәбәр итү системалары, вакытлыча урнаштыру пунктлары әзерләнгән. Су басу зонасында яшәүче гражданнарыбызга ярдәм итүнең мөһимлеген барысы да аңлый. Тагын бер нәрсә турында әйтергә телим. Зинһар, сак булыгыз, мөмкин булса сулыкларга чыкмагыз. Язгы боз бик мәкерле, үзеңне куркыныч астына куярга кирәкми.Риск зонасында яшәүче республика халкына аерым мөрәҗәгать итәм. Әгәр дә сезнең өчен хәл кинәт куркыныч һәм эвакуация кирәк булса, каршы килмәгез. Гомердән һәм сәламәтлектән мөһимрәк нәрсә юк. Үзегезне саклагыз!” — дип яза республика Премьер-министры Андрей Назаров.