Краснокама районының Николо-Березовка авылы мәктәбендә «Модельләштерү» темасына дәрес узды. 9нчы сыйныф укучылары өчен «Мәгариф» гомумдәүләт проекты максатларына туры китереп интерактив һәм практик дәресне информатика укытучысы Ләйсән Мәрданова һәм тормыш хәвефсезлеге нигезләре укытучысы Венер Сибәгатов үткәрделәр. Дәрес «Үсеш ноктасы» мәктәп үзәгендә «Җәяүлеләрнең хәвефсезлек тәртибе кагыйдәләре», «Кеше урманда булганда хәвефсезлек тәртибе кагыйдәләре» виртуаль чынбарлык шлемын кулланып узды.Балалар «Мәктәптә янгын» һәм «Көнкүрештә янгын» ситуацияләрендә эш итү алгоритмын төзегән һәм аны интерактив виртуаль модельдә эшләгән.“Бу виртуаль чынбарлыктагы уен сценарийлары, анда балалар хәвефле ситуацияләрдә дөрес эш итәргә өйрәнә", – дип билгели оештыручы-укытучысы Венер Сибәгатов.Бүгенге көндә виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлыкны (VR һәм AR технологияләрен) куллану мәгарифтә нәтиҗәле һәм инновацион технологияләрнең берсе булып тора."Виртуаль чынбарлык шлемын куллану минем гомерем өчен