Гомумән, кече яшьтәге балаларга ватанпәрвәрлек тойгысы хасмы? Үземнең озак еллар тәрбияче булып эшләү тәҗрибәмнән һәм хезмәттәшләрем тәҗрибәсеннән чыгып, шуны әйтә алам: сабыйларның ак кәгазь кебек чиста, самими күңелләренә бу изге тойгыны сеңдерү һич авыр түгел, бары тик алар өчен аңлаешлы телдә, мавыктыргыч алымнар белән эш итәргә кирәк. Адәм баласының рухы үзенең бар булмышы белән яктылыкка, яхшылыкка тартылучан, шуңа бу кыйбланы кечкенәдән аңа күрсәтү, аны изгелеккә юнәлтү зарур. Эзмә-эзлекле, уйланылган тәрбияви процесс чын ватанпәрвәрләр үстерергә ярдәм итә.Мәктәпкәчә яшьтәге чор – балалыкның иң гүзәл, чагу ачышларга бай мәле ул. Менә шушы вакытта без, өлкәннәр, балалар йөрәгенә, әхлакый нигезләр белән беррәттән, ватанпәрвәрлек орлыкларын да салырга тиеш.Тәрбияләнүчеләребезне Туган илебез, шәһәребез, районыбыз тарихы, халкыбызның мәдәнияте, күркәм йолалары, гореф-гадәтләре белән таныштыру, бу темаларга берсеннән-берсе фәһемлерәк чаралар оештыру безнең “Ләйсән” балалар бакчасы эшч