– Рамил Насыйбуллович, бүген илебез Кырым һәм Севастопольнең Русиягә кушылу көнен билгели. Бу хәлне Кырымның кире “кайтуы” буларак та телгә алалар. Хакмы бу?– Әлбәттә, бу дөрес, чөнки Кырым һәрвакыт Русиянең бер өлеше булды. Ул Русиягә XVIII гасыр азагында кергән. Урысларның бу җирләрдә барлыкка килүенә урындагы халыкның йогынтысы бар. Бу биләмәләрдә династияләр көрәше башлана, аның нәтиҗәсендә грек һәм әрмән кебек христиан халыкларның юкка чыгу куркынычы туа. Шуңа Кырым биләре соравы буенча анда гаскәрләр озатыла, шул исәптән Суворов командалыгы астында. Кырымны яклау өчен әлеге Севастополь урынында батареялар куела. Суворов зур чуалыш булырын аңлагач, христиан халкын моннан алып чыга. Биредә җәнҗал туктатыла, Кырым үз ирке белән Русиягә кушыла. Бу Екатерина патшалыгы вакытында була. Шулай итеп, ул Русиянең Таврическая губернасына әйләнә. Губернатор Дмитрий Мертваго була. Кырым һәрчак Русиянеке булды, совет заманында да. Революция, Гражданнар сугышы вакытында Кырым Республикасы төзелә. 50нче еллар азагында Никита Хрущев, Украинаның Русиягә кушылуын бәйрәм итәбез дип исәпләп, "Патшалар бүләге" итеп Кырымны Украинага биргән. Кырымда ул Украина составында чакта булдым. Шул чакта аның җитәкчеләре: “Кырым безнеке, әммә анда күпчелек урыслар яши. Аны үстерүгә акча салмаячакбыз, ул бездә кызыксыну тудырмый", – дип әйтә иде. Чыннан да, аның үсешенә бер тиен дә салмадылар. 2014 елдагы хәлдән соң алар Кырым Украинаныкы булганын исенә төшерде. Асылда исә - Кырым безгә кайтты. Мин анда ел саен булам, төрле урыннарында, шәһәрләрендә. Безнең шефлыктагы Белогорск районында да, Севастополь һәм башка шәһәрләрдә дә. Элек анда куркыныч күренеш булса, бүген бөтенләй икенче – матур биләмә, яхшы юллар, төзелешләр бара, халык канәгать. Бөтенесе дә яхшы. – Кырым өчен Русиягә кушылуда нәрсә мөһим? Сез, инфраструктура якшырды, дип әйтәсез...– Бу эш дөресме-юкмы, әллә без ниндидер килешүләрне бозабызмы, дигән сораулар, бәхәсләр күп булды. Килешүне беркем дә бозмады. Референдум булды. Мин анда барып, төрле милләт кешеләре белән аралаштым – Кырым татарлары, анда яшәгән украиннар, урыслар һәм башкалар. “Әлбәттә, референдум гадел булды. Без шуны теләдек", – диде алар. Киев та халыкның 98-99 процентының Русиягә кушылу өчен тавыш бирәчәген аңлады, белде. Шулай булды да. Халык канәгать. Хәзер Донбасста барган хәлләрне күреп, алар үзләренең нинди куркынычтан коткарылганнарын аңлый һәм Кырымның язмышы шулай хәл ителгәнгә куана. Аның халкы бик канәгать. — Ә Русия өчен бу кушылу уңай булдымы?– Беренчедән, Русия өчен хәрби-диңгез базасы мәсьәләсе хәл ителде. Аңларга кирәк, безнең тормышта хәрби көч мөһим роль уйный. Әгәр дә без анда булмасак, башка илләрнең хәрби базалары торыр иде. Һәм бу безнең илгә туры хәвеф янавын аңлата. Әйтергә кирәк, бик җитди хәвеф. Икенчедән, Кырым - безнең өчен икътисади җәһәттән зур терәк. Бу виноградлыклар, азык-төлекне үстерү, балык чыганаклары, яхшы шифаханәләр, анда һава да файдалы, бигрәк тә туберкулез белән авыручылар өчен.Әлбәттә, Кырым ул – кешеләр. Русия составына кергән халык, хезмәт һәм акыл чыганагы. Илнең төп байлыгы – ул кешеләр. Һәм алар безнең белән бергә. – Дивидендлар алыр өчен башта бу төбәккә акча салырга кирәк...– Күп акча салынды, алар үзләштерелгән. Хәзер юллар әйбәт, инфраструктура үсешә. Бүген анда төп мәсьәлә – чистарту корылмалары, чөнки Украина аларны эшләмәгән, шәһәрләрдә чистарту системасы юк, бөтен пычрак диңгезгә түгелгән. Бу дөрес түгел, ул эчәк инфекциясе һәм башка хәвеф тудыра. Әле су белән тәэмин итү хәл ителгән. Электр энергиясе проблемасын хәл итү өчен җылылык электр станциясе төзелде. Ике эш хәл ителде, хәзер чситарту корылмалары салу бурычы тора. Аның өстендә дә эш алып барыла. – Кырымнан соң былтыр Донецк, Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре кушылды. Бу вакыйгалар барышы өчен табигый күренешме?– Бөтенесе дә шуңа таба бара, шулай булырга тиеш иде, чөнки бу биләмәләр бервакытта да Украина җире булмаган, ә узган гасырның 20нче елларында гына аны кушканнар, Украина Совет Республикасын һәм Украина Коммунистлар партиясен төзү максатында. Әле әйткән бөтен бу биләмәләр, мәсәлән, Донецк өлкәсе өлешчә Донецк казак гаскәрләренә һәм Русия империясенә караган. Херсон губернасы да Русиянеке була. Мәсәлән, Луганскида төрекләрдән качкан серблар, венгрлар, греклар яшәгән. Анда төрле милләтләр яши, шуңа алар һәрчак Русиягә һәм аның мәдәниятенә омтыла. – Тарихи дөреслек тергезелде. Ул заманча булып үзгәрерме?– Тарихны төзәтеп булмый, без үткән белән генә яшәргә тиеш түгелбез. Аны аңларга һәм дөрес сабак алырга тиешбез. Әлбәттә, үткәнне хәтердә сакларга бурычлыбыз. Бүген аларга үзләренчә яшәү мөмкинлеге бирелә. Барлык явызлык Киевтагы режимга "украин теле һәм мәдәнияте генә булачак, урыс теленә урын юк" дип фикер йөрткән кешеләр килгәч башланды, ә халык баш күтәрде. Баштан ук шуңа бәйле килеп чыкты бу хәл, әлеге хәрби бәрелешләр дә. Кешеләр ничек бар, шулай сакланып калсын өчен бу адымга бардык. Луганскида, Донецкида булдым, шундагы халык белән аралаштым. Алар: "Безнең үз тормышыбыз белән яшисе килә, ә алар безне кешегә санамады", – ди. Безгә тартылган кешеләргә ник ярдәм итмәскә? “Сезсез алар безне үтерәчәк, без кая барырга тиеш?", —диләр бит. Сигез ел түздек, этник чистарту оештырырга, миллилекне юк итәргә теләгәннәрен аңладык. Моны бервакытта да эшләргә ярамый. Кешеләр ничек яшәргә тели, шулай булырга тиеш. Без кешелекнең гаделлеге өчен яклау ягына бастык. – Һәм бу һәрвакыт мөһим булып кала...– Башка барлык илләр моны яхшы аңлый. Һәм кемнәр майга ут төртә, алар да яхшы белә, әммә алар Украина мәнфәгатеннән чыгып түгел, үзләренең проблемасын хәл итә. Ә без Украина мәсьәләсен хәл итәбез, без аларны сугышка чакырмыйбыз, ә кешеләрне үтерүне туктатуларын таләп итәбез.