Спорт чарасында Ишембай, Күгәрчен, Куергазы, Мәләвез, Стәрлебаш, Стәрлетамак һәм Федоровка районнарыннан җиде команда катнашты. Командалар составына 11-12 яшьлек яшь шәйморатовлылар, дүртәр малай һәм кыз керде. Балаларны сыйныф җитәкчесе һәм хәрби куратор озата барды. Чараны ачу тантанасы Стәрлебаш авылында район Мәдәният сараенда узды. Катнашучы командаларны Стәрлебаш районы хакимияте башлыгы Рөстәм Рахмангулов сәламләде. ⁃ Сезнең бүгенге фестивальдә катнашуыгыз — сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруда актив тормыш позициясе турында белдерүегез ул, алга барырга һәм куелган максатка ирешергә теләгегез. Бүген яшь буын русиялеләр өчен физик культура һәм спорт яшәү рәвешенә әверелә. Спортка мәхәббәт патриотизм, бөек тарихка, мәдәнияткә һәм халкыбызның җиңүләренә катнашлык хисләрен гәүдәләндерә. Шәйморатов сыйныфлары арасындагы бүгенге спорт чарасы сезнең һәрберегез өчен чын мәгънәсендә әһәмиятле вакыйга булыр дип ышанам. Ул лаеклы үтсен һәм иң көчлеләргә җиңү китерсен! Сезгә уңышлар телим, б