Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Мәхәббәт, чыннан да, булган!

Аның белән "Шәһри Казан" гәзите хәбәрчесе Эльвира Шакирова сөйләшкән."– Илһам абый Шакиров белән ничек танышканнар? Араларында чынлап та мәхәббәт булганмы?– Ике ел дәүләт ансамблендә хезмәт куйганнан соң, филармония директоры әнигә яңа килгән җырчы егет белән эшләргә тәкъдим иткән. Ул егет Илһам абый Шакиров булган. Шулай итеп, алар ике-өч ел дәвамында уртак концертлар куйган. Әйе, алар, чынлап та, егет белән кыз булып матур гына йөргән. Әмма бераздан аларның юллары аерылган, чөнки әни яңалыкка омтылган, ә Илһам абый классик стильдә иҗат итәргә теләгән. Шуннан соң алар һәркайсы аерым мөстәкыйль булып иҗат итә башлаган. Әни – эстрада сәнгатенә юл салучы. Үз төркемендә беренчеләрдән булып саксофон, кларнет, гитара кебек музыка уен коралларын кертте. Ә мин әнинең төркемендә алып баручы булып эшләдем. Әмма, бернигә дә карамастан, әни белән Илһам абый һәрвакыт бер-берсенә якын булды.– Әлфия апа сезнең туйда булмаган, ни өчен?– Мин кияүгә чыкканда, әни Әстерханда гастрольдә иде. “Эй, кызым, туегызга кайтып өлгермим, тагын бер атнага гастрольгә калдырдылар”, – дип хафаланган иде әни. Мин инде артык борчылмаска куштым, чөнки туйны алай купшы итеп үткәрмәдек. Әни, Тәнзилә апага шалтыратып, туйга тәмле ризыклар пешерүен үтенгән. Әни аны сеңлесе кебек якын итте. Тәнзилә апа бертуган сеңлесе Тәкъзимә апа белән минем туйга ризыклар пешерде. Әни телеграф аша Илһам абыйга да шалтыраткан. Илһам абый әти кебек туйга килде".Фото: "Шәһри Казан".