Совет чорында, КПСС идеологиясенә ярашлы, республикада күрше районнар, шулай ук шәһәрләр арасында социаль-икътисади яктан ныклы бәйләнешләр булдырылган иде. Бу социалистик хезмәт бәйгесен оештыруда чагылыш тапты, атап әйткәндә, Благовар һәм Бүздәк үзара ярышучы районнар саналды. Төбәк дәрәҗәсендәге чараларга мотлак рәвештә күрше районнар вәкилләре чакырылып, алар алдынгы тәҗрибә уртаклашу форматында үтте. Мондый бәйләнешләрнең социаль һәм икътисади үсешкә уңай йогынтысын инкарь итү мөмкин түгел. Әмма иң мөһиме – районнар арасында урнаштырылган ныклы элемтәләр ике төбәк халкын берләштерүгә дә хезмәт итте. Бүздәк район Советы рәисе Рамил Салихов хәзерге чорда күрше Благовар районы белән бәйләнешләрне тергезү зарурлыгын менә шушы яссылыкта күрә. Рамил Мөсәлим улы, озак еллар дәвамында Бүздәк район электр челтәрләре ( РЭС) коллективына җитәкчелек итеп, аны тугыз район кергән Октябрьский электр берләшмәсендә алдынгылар сафына чыгара алды. Бүздәкнең бай тәҗрибәле энергетигы РЭСлар эш