Агымдагы уку елы – Уфаның 84нче Татар гимназиясе өчен юбилейлы булуы белән тарихка кереп калачак. Белем учагы ачылуга – 35 ел.1987 елның 1 сентябрендә әле ун ел элек кенә калыккан яшь микрорайонда төзелгән өр-яңа мәктәп тәүге укучыларын кабул итә. 15 ел – урта мәктәп, 2002 елдан – укыту татар телендә алып барылган гимназия, ә 2004 елның гыйнварыннан Татар гимназиясе статусы ала. Бүген биредә 56 сыйныфта 1578 гимназияче белем ала. Аларга белем һәм тәрбия бирү өчен 72 хезмәткәр көч сала. 35 ел эчендә гимназия шәһәрнең Октябрьский районы мәктәпләре арасында гына түгел, шәһәр буенча да үзен абруйлы, көчле, көндәшлеккә сәләтле белем учагы буларак танытты. Биредә укырга теләк белдерүче балалар санының артуы да моңа ачык мисал. Алар арасында төрле милләт вәкилләре бар. Иң мөһиме шул: коллектив билгеләнгән юлдан тайпылмыйча – татар телле, милли рухлы балалар тәрбияли.Бүген – гимназиядә бәйрәм! Фойеда ук алма төшәр урын да юк иде. Коллективны 35 еллык юбилее белән тәбрикләргә Октябрьский районы хакимиятенең мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Адуллина, хаклы ялдагы укытучылар, кайчандыр шушы уку йортын тәмамлаган укучылар, ата-аналар җыелды. Укучылар, укытучылар ишектән үк халкыбызга хас кунакчыллык белән, саф татар телендә исәнләшеп каршы алдылар. Бәйрәмгә дә тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне искә алып, җитди әзерләнгәннәр.Чараны гимназиянең тәҗрибәле укытучылары – Башкортстанның атказанган укытучысы Гөлүзә Гәрәева һәм директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Альбина Азаматова җанлы да, дулкынландыргыч та итеп алып барды.- 84нче Татар гимназиясе белем сыйфаты, иҗтимагый эшчәнлеге, белән абруй яулаган, үз традицияләрен булдырган мәгариф оешмаларының берсе. Әлбәттә, болар барысы да коллективның тырыш, бердәм, күркәм хезмәт нәтиҗәсе. Белем учагына аяк басу белән һәрвакыт җылы, дустанә, ихласлык бөркелеп торган атмоферага килеп эләгәсең. Киләчәктә дә үз һөнәрегезнең осталары булып калыгыз! – дип коллективка ихлас теләкләрен җиткерде мәгариф бүлеге җитәкчесе Гүзәл Мәснәви кызы.Мәктәпне төзү, кызыл тасманы кисеп, буяу исләре килеп торган өр-яңа бинага аяк баскан, өр-яңа сыйныф бүлмәләрендә беренче дәрес биргән көннәр бигрәк тә өлкән буын укытучыларның бүгенгедәй күз алдында. Ветеран укытучылар бүген бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булды. Аларның күзләрендә туган мәктәпне, анда үткән яшьлекне сагыну да, бүгенге коллектив өчен горурлык, шатлык хисләре дә чагыла иде. Гимназияне 2002-06 елларда җитәкләгән директор, Русиянең атказанган укытучысы Рәмилә Хәйруллинаның да иңне-иңгә куеп эшләгән хезмәттәшләренә, бүгенге укытучыларга, балаларга җиткерәсе килгән теләкләре күп җыелган иде.– Сезнең матур нәтиҗәләрне күреп, күңелем сөенә. Гимназия бүген дә үз кыйбласыннан тайпылмый. Сез без булдырган традицияләрне саклау өстендә генә эшләп калмыйча, заман белән бергә атлап, бик күп яңалыклар кертәсез, сезнең тырышлык белән гимназиябез чәчәк ата”, – дип коллективка рәхмәт белдерде Рәмилә Миңнегали кызы.Гимназияне егерме елга якын җитәкләүче директор Равил Идрисов билгеләвенчә, уку йортын данлыклы иткән уңышларның нигезендә ветеран укытучыларның һәм 65 укытучыдан торган бүгенге педагогик коллективның көндәлек фидакарь хезмәте, эзләнүләре, тырышлыгы ята.– Бүген гимназиянең уңышлары турында горурланып сөйлибез икән, әлеге эшнең орлыклары 35 элек үк сезнең каршыгызда утырган ветеран укытучылар тарафыннан салынган, - диде Равил Рифкать улы өлкән буын педагогларга рәхмәт белдереп. - Татар гимназиясе буларак без, әлбәттә, балаларны татар теленә өйрәтүгә, аларны татар рухлы, милли үзаңлы шәхес итеп тәрбияләүгә зур урын бирәбез. Шул ук вакытта аларны тирән белемле, киң карашлы, илебезнең чын патриотлары итү бурычын да алга куеп, бер-беребезне бер сүздән аңлап эшлибез”.Татар гимназиясендә, белем бирү белән бергә, укучыларның сәләтен үстерүгә, күңелләренә халкыбызның җыр-моңнарын җиткерүгә, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Белем учагында төрле түгәрәкләр, фольклор, театр, бию коллективлары уңышлы эшләп килә. Бүгенге чарада да укучылар җыр-биюгә, сәнгатьле сүзгә осталыкларын күрсәтте. Кунаклар каршында сынауны “бишле”гә тотты!Чара турында тулырак “Кызыл таң” гәзитенең алдагы саннарында укыгыз. Динар Кәлимуллин фотосы.