Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Радий Хәбиров округ киңәшмәсендә катнашты

Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, 2022 ел нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы Русиядә планлаштырылган күрсәткечләр дәрәҗәсе буенча дүртенче урынны алды. - Кураторлык институты кысаларында гамәлгә ашырыла торган проектлар сизелерлек социаль-икътисади нәтиҗә бирә. Узган ел нәтиҗәләре буенча округта бу проектлар кысаларында 22 меңнән артык эш урыны булдырылган, ә шәхси инвестицияләрнең гомум күләме 165 миллиард сум тәшкил иткән. Чикләүләр планнарга төзәтмәләр кертү, проектлар исемлегенә аудит уздыру һәм гомумрусия алымы контекстында яңаларын эшләү зарурлыгына китерде. Бу беренче чиратта импортны алмаштыру һәм Президент Владимир Путин йөкләве буенча технологик суверенитетка ирешү. Киңәшмә йомгаклары буенча төбәкләр 5 майга кадәр проектларга аудит уздырырга, кирәк булганда алар исемлегенә өстәмә кертергә, шулай ук расланган финанслау чыганакларын билгеләргә тиеш. Төп бурыч - инвестицияләрнең, яңа эш урыннары үсешен, тулаем алганда субъектлар һәм округ икътисадын үстерүне тәэмин итү. Фото: glavarb.ru