Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә белгечләр кирәк

Республика өчен 2023 елга катнашучылар квотасы 870 кешене тәшкил итә. Бу максатларга 52 миллион сумга якын акча җибәрү планлаштырыла, шуларның 99 проценты - федераль бюджет акчалары, 1 проценты - төбәк акчалары. Яңа программа оборона-сәнәгать комплексы өлкәсенә кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләрен хәл итәргә, ә төбәк халкына яңа белгечлек алырга һәм оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренә эшкә урнашырга ярдәм итәчәк. - Былтыр эштән азат ителү куркынычы булган сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре өстәмә белем алган яки яңадан белем алган, - диде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова. - Мәсәлән, хезмәткәр санкцияләр аркасында заказлар булмау сәбәпле ябарга туры килгән цехта эшләгән. 3 612 шундый хезмәткәрне без узган ел шул ук предприятиеләрдә ихтыяҗ булган һөнәрләргә яңадан өйрәттек, яки аларның квалификациясен күтәрдек. 2023 елда Русия Хезмәт министрлыгы башка юнәлешкә ярдәм итәргә тәкъдим итте - оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләрен яңадан укытуга ихтыяҗ арткан, мондый ихтыяҗны илнең 63 төбәге белдерде. Яңа программа актуаль, чөнки дәүләт оборона заказы илдә тулаем үсә. Сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә килгәндә, алар башка белгечлеккә өйрәнә яки "Демография" гомумдәүләт проектының "Мәшгульлеккә ярдәм итү" төбәк проекты кысаларында һөнәри осталыкларын арттыра алачак, дип ассызыклады Ленара Иванова. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәшгульлеккә ярдәм итүнең яңа юнәлеше кысаларында ОПК предприятиеләре үз хезмәткәрләрен яңадан өйрәтү генә түгел, шулай ук эш эзләүчеләрне дә үз штатына җәлеп итә алачак. Алар белән уку килешүе төзиләр, һәм алар белем ала алачак. Фото: bashinform.ru