Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

"Кырым язы"на "Нур" кушыла

Кырым һәм Севастопольнең Русия белән берләшү көненә багышланган «Кырым язы» фестивале кысаларында 18 мартта Уфа «Нур» дәүләт татар театры электрон күргәзмәләр сериясен башлап җибәрә.Театрның социаль челтәрләрдәге һәм YouTube-каналындагы рәсми битләрендә 18-31 март көннәрендә «Бакчасарай фонтаны» спектакленнән фотосюжетлар тематик күргәзмәсе, «Юлда яктылык табу» театрлаштырылган тамашасыннан фотосюжетлар күргәзмәсе узачак, шулай ук «Нур» театры артистлары башкаруында Кырым һәм Кавказ халыклары җырларының видеоязмалары тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә Кырым һәм Севастопольнең Русия белән берләшү көне турында мәгълүмат белән озатып барылачак.Электрон күргәзмәләргә сылтамалар буенча керергә мөмкин: https://www.youtube.com/channel/UCMeRdtqGcURZcIAYpOjhvBQhttps://vk.com/nurteatrhttps://ok.ru/profile/572484107628https://t.me/teatrnurФогто: Башинформ