«Торак» тармак номинациясендә «Юрта» күпфункцияле санлы платформасы катнашачак, ул республика халкына торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә. «Инфраструктура» номинациясендә - «РУБИН: Сопровождение ИРД» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы. Ул төрле челтәрләргә технологик тоташтыру вакытын шактый кыскартырга мөмкинлек бирә. «Муниципаль идарә» махсус номинациясендә - торак-коммуналь хезмәтләр белән тәэмин итүчеләргә юнәлдерелгән Башкортстан Республикасының ТКХ төбәк мәгълүмат системасы проекты. - Без икътисадның, социаль өлкәнең һәм дәүләт идарәсенең барлык төп тармакларына цифрлы инструментларны актив кертәбез. Өстәвенә, федераль сервисларны гына үстермибез, төбәк проектларын да эшлибез. Үзебезнең санлы сервисларны үстерү буенча без Русиянең иң актив субъектлары исәбенә керәбез, - дип билгеләде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров. Фото: "Башинформ"
Башкортстаннан өч проект "Акыллы шәһәр" премиясендә катнаша
17 марта 202317 мар 2023
~1 мин