Найти тему
Кызыл таң (СМИ)

Гомерен саклап калдылар

“Күптән түгел 13нче дәваханәнең реанимация бүлегенә эчке органнары зарарланган, бавырына яман булмаган шеш диагнозы куелган һәм онкологиягә шик булган, бик авыр хәлдәге ир кеше китерелә. Бары тик биоматериалга катлаулы микро-тикшеренүләр үткәреп һәм 13нче дәваханәнең клиник-диагностик лабораториясе һәм Республика клиник дәваханәсе белгечләренең җайга салынган эше ярдәмендә пациентның лейшманиоз, ягъни тропик авыру йоктыруы ачыклаганды. Бу эчке органнарны каты зарарлауга китергән. Анализ нәтиҗәләрен алгач, пациентны Республика клиник йогышлы авырулар дәваханәсенә күчерделәр, анда билгеләнгән дәвалау нәтиҗәсендә, кешенең гомере саклап калынды. Мондый нәтиҗәгә без өч ел элек республикада лаборатория хезмәтен модернизацияләүгә керешкәнгә ирештек. Без диагностик мөмкинлекләрне шактый киңәйттек: гадәти тестларның чикләнгән исемлеге урынына табибларда дистәләгән, ә кайбер лабораторияләрдә пациентның хәлен бәяләү өчен йөзләгән тестлар барлыкка килде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда лаборатория хезмәтен өч дәрәҗәле система форматында үзгәртеп коруның дәүләт моделе проекты гамәлгә ашырылган. Беренче баскыч — беренчел ярдәм күрсәтү өчен анализлар үткәрүче поликлиникалар һәм дәваханәләр, икенче баскыч - махсус тикшеренүләр үткәрүче муниципальара лабораторияләр. Ә авыруның катлаулы очракларында иң югары технологияле тикшеренүләрне Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсендә өченче дәрәҗәдәге оешмада алырга мөмкин», — дип яза Максим Забелин.