Яңадан берләшү өчен Кырымның 96,77 процент халкы (яки 1 миллион 233 мең 2 кеше) һәм Севастопольнең 95,6 процент халкы (262 мең 41 кеше) тавыш бирде. 2014 елның 17 мартында республика Югары Советы Кырымны бәйсез суверен дәүләт дип игълан иткән карар кабул итте, ә инде икенче көнне Русия картасында ике яңа төбәк барлыкка килде. Кырымның үзендә бу бәйрәмне шулай ук нацизмнан азат итү көне дип атыйлар. 18 мартта исә Кырымның Русия составына керүе Мәскәүдә Зур Кремль сараеның Георгий залында кул куелган халыкара килешү нигезендә теркәлде. Кырым Республикасында бу көн дәүләт бәйрәме булып тора. Кырымның Русия составына кайтуы – тоташ илебез, аның һәр гражданы өчен гомум бәйрәм. Кырым һәм Севастопольнең Русия белән яңадан кушылуы Ватаныбыз тарихының яңа битен ачты. Берләшкәннән соң үткән тугыз елда Кырым да, Русия дә шактый көчәйде. Илебез Президенты Владимир Путинның тирән акыллылыгы һәм тәвәккәллеге, шул мәлдә аны хуплап чыккан күпмилләтле халкыбызның зур теләге нәтиҗәсендә Кырым белән берләшү мөмкинлеге туды. Президент кабул иткән оператив карарлар Дәүләт думасы тарафыннан хупланды, кырымлыларны якларга һәм аларга референдум үткәрү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирде. Башкортстан Кырымга барлык юнәлешләр буенча да даими ярдәм күрсәтә. Безнең республика Белогорск районына бик күп ярдәм итә. Ике республика арасында барлык өлкәләрдә хезмәттәшлек үсешә. 2019 елның 17 гыйнварында Хөкүмәт Рәисе Сергей Аксенов җитәкчелегендәге Кырым делегациясе Башкортстанга эш сәфәре белән килде. Башкортстан Башлыгы вазыйфасын ул чакта вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белән Сергей Аксеновның ике яклы очрашуы үтте. Кырым җитәкчесе ул вакытта үзләрендә Сибай балалары өчен бушлай ял оештырырга тәкъдим иткән иде. — Сергей Аксенов, Сибайда гадәттән тыш хәл килеп тууын белгәч, 500 баланы Кырымда бушлай ял итәргә, саф һава суларга чакырды. Дуслык авыр вакытта сынала. Моның өчен зур рәхмәт аңа, — диде Радий Хәбиров. Кырым җитәкчесе Сергей Аксенов Дуслык ордены кавалеры булды. Тиешле указга Башкортстан җитәкчесе Радий Хәбиров кул куйды. Бүләкләү тантанасы ике республика делегацияләре очрашуы вакытында узды. Быел Кырымда “Юбилейный” шифаханәсен реновацияләү башланачак, ул Башкортстанга 2017 елның сентябрендә тапшырылган иде. Реконструкция тәмамланганнан соң, Башкортстанның үз халкын Кара диңгез ярында ял иттерү һәм дәвалау өчен нәтиҗәле инфраструктуралы 400-500 урынга исәпләнгән заманча шифаханәсе барлыкка киләчәк. Узган елның 18 мартында Уфа һәм Башкортстан Кырымның Русия белән яңадан берләшүенең сигезенче елын билгеләп үтте, Донецк һәм Луганск халык республикалары халкына һәм “Zа мир!”, “Zа Россию!”, “Zа Президента!” лозунглары һәм “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!” митинг-концерты белән Владимир Путинга теләктәшлек күрсәтте. Июньдә Фәйзи Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле гастрольләр белән Кырым Республикасында булды. Турне Русия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы кысаларында “Безнең гомум йорт – Русия!” программасы белән узды. 9-13 июньдә гаскәровчылар Ялта, Севастополь, Евпатория, Белогорск, Симферополь шәһәрләрендә чыгыш ясады. Кырымның Белогорск районы халкы Милли костюм көнен бәйрәм итүдә катнашты, ул ел саен Башкортстанда 9 сентябрьдә билгеләп үтелә. Былтыр 7-12 сентябрьдә Кырымда “Башкортстанның урыс дөньясы тәкъдим итә” халыкара әдәби-театр фестивале узды. Ул Башкортстан Халыклар дуслыгы йортының “Кызыл Яр” Урыс тарихи-мәдәни үзәге һәм мәдәниятара партнерлык үзәгенең икенче этабы кысаларында узды. “Хайдельберг-Симферополь” тугандаш шәһәрләр дуслыгының иҗтимагый оешмасы вәкилләре катнашлыгында фестиваль чаралары республиканың Симферополь шәһәрендә һәм Белогорск районында узды. Үткән елның 12 октябрендә алма һәм слива тутырылган тулы бер автофургонны Кырым Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Башкортстанга 2014 елдан башлап кырымлыларга, беренче чиратта Белогорск районына күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт йөзеннән җибәрде. – Безнең барлык балалар учреждениеләре һәм тәрбияләнүчеләр исеменнән Кырым депутатларына зур рәхмәт әйтәсем килә, – дип шәрехләгән иде әлеге вакыйганы Башкортстан Республикасының гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова. – Безгә дустанә Кырым Республикасының хәзер аякта нык басып торуын һәм Башкортстанга үзе бүләкләр өләшүен күрү бик күңелле. Гаилә тәрбиясенә һәм социаль приютларга ярдәм итү үзәкләрендә тәрбияләнүчеләр Республика көненә көньяк җиләк-җимешләре рәвешендә татлы бүләкләр алуы икеләтә күңелле. Кырымлыларның җиләк-җимеш бүләкләре ул чакта Башкортстанның 28 балалар социаль учреждениесенә таратылды. Республиканың социаль приютларында һәм балалар йортларында тәрбияләнүче 1344 бала кыш буе витаминлы компот белән сыйланды.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.