Чара “Ихлас” мәчетенең мәхәллә мәҗлесе рәисе Мөхәммәд хәзрәт Галләмов тарафыннан Коръән Кәрим укудан башланды. Алга таба җыелучылар алдында Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Айнур хәзрәт Биргалин чыгыш ясады. “Зыя Камали кебек галимнәрнең мирасын өйрәнү бик мөһим. Алар мәдәниятне һәм телне безнең көннәргә кадәр саклап калуда да мөһим роль уйнады. Халкыбызны аларның чын-чынлап бөек хезмәтләре белән таныштырырга кирәк”, – диде мөфти. Русия Фәннәр академиясенең Уфа федераль үзәге Тарих, тел һәм әдәбият институтының тарих һәм Башкортстан мәдәнияте тарихы бүлеге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Марсиль Фархшатов Зыя Камалинең тормышы һәм эшчәнлеге белән бәйле яңа документлар турында сөйләде. Зыя Камали (Пәрвәзетдин Җәмалетдин улы Камалетдинов) 1873 елның 9 декабрендә (иске стиль) әлеге Башкортстанның Чишмә районы Келәш авылында ярлы крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Казан губернасының Тәтеш өязеннән, авылда урнашканчы Иделдә бурлак булып көн күргән. Гаиләсе фәкыйрь булуына карамастан, Пәрвәзетдин алты яшендә авыл мулласыннан сабак ала башлый. Тырышлыгы белән бүтән шәкертләрдән аерылып тора. Уфадагы “Госмания” мәдрәсәсендә укый. Зирәк һәм тырыш Зыяэтдинне Уфаның “Җәмгыяте хәйрия” оешмасы 1898 елда Мисырга укырга җибәрә. Каһирәнең Шәрык дөньясында билгеле “Әл-Әзһар” университетында укый (остазы — галим Мөхәммәт Габдеһү (1849-1905). Нәкъ шул вакытта ул Зыя (Зыяэтдин) исемен ала. “Әл-Әзһар”да ул вакытта Муса Бигиев та белем ала. 1904 елда укымышлы галим булып, тәҗрибә туплап, Уфага кайта һәм “Госмания” мәдрәсәсендә укыта башлый. Гарәп, фарсы, госманлы төрек телләрен ана теледәй белә. Көнбатыш Европа телләреннән инглизчә һәм французча иркен сөйләшә, немец теленнән дә киң мәгълүматлы була, урыс телендәге фәнни хезмәтләрне, вакытлы матбугатны укып-күзәтеп бара. Мисырда укыганда ук Зыя Камали, илгә кайткач, яңа уку йорты оештырып, балаларны “пакь булган Ислам дине рухы буенча тәрбия кылу тиеш”, дигән фикергә килә. Бу фикерне аның элекке укытучысы Хәйрулла Госманов та хуплый һәм, әлеге хыялны гамәлгә ашырыр өчен яңа мәдрәсә ачарга кирәк, дип киңәш бирә. Аның төп максаты – гыйлем һәм мәдәнияттә милләтне алга өндәү, ватандашларын дөнья халыклары фәне һәм рухи мирасы белән таныштыру, дип билгеләнә. Мәгариф тарафдары Зыя Камали, үз тирәсенә алдынгы карашлы татар зыялыларын туплап, татар телендә “Ислам дөньясы” (“Әлгаләмел Ислам”) гәзите чыгара башлый (1906-07). Аның битләрендә халыкны гыйлем һәм мәдәният үрләренә өнди. Уфаның берничә башлангыч һәм рөшди мәктәпләренең эшчәнлеген өйрәнгәч, алардагы җитешсезлек-кимчелекләрне үз күзләре белән күргәч, Зыя Камали югары уку йорты оештыру хыялы белән яна башлый. Иксез-чиксез каршылыкларны җиңеп, кабул итү имтиханнары үткәреп, 1906 елның 10 октябрендә рәсми рәвештә “Галия” мәдрәсәсе (“Мәдрәсәи Галия Диния”) эшли башлый. Зыя Камали мәдрәсәнең оештыручысы, ректоры-мөдире (1906-18, ябылганчы), мөдәррис-профессоры була. Гыйльме тәфсир, ходесса, сийәрен-нәби (Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм эшчәнлеге), психология фәннәреннән үзе сабак бирә. Дәресләре тирән мәгънәле, эчке рухлы, ачык аңлаешлы, ифрат бай һәм үтемле телдә була. Мәдрәсәнең ректоры Зыя Камали: “Мәдрәсә минем өчен – кан тамырларымнан агучы каным, ул – йокысыз төннәрем, ул – минем бөтен шатлыгым һәм тормышым”, – дигән. Күренекле язучы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов 1906-08 елларда “Галия” шәкерте була, ә 1915-17 елларда биредә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Үзенең “Мәдрәсәи “Галия”дә уку” (1907), “Мәдрәсә чуалулары” (1913), “Мәдрәсәи Галия вакыйгасы хакында берничә сүз” (1915) мәкаләләрендә һәм башка хезмәтләрендә ул мәдрәсәдә укыту дәрәҗәсенә югары бәя бирә. Галимҗан Ибраһимов катлаулы хәлләрдә дә Зыя Камалинең мәдрәсәне саклау өчен роле зур булуы турында яза: “Гомумән бу ун ел буена Зыя Камали ике ут эчендә яшәп килә. Ләкин шул ике ут эчендә дә Зыя Камали үзенең гадәттән тыш усаллыгы аркасында бу көнгәчә мәдрәсәне бөтен Русия мөселманнарында беренче мәдрәсә итеп яшәтеп алып килде”. Галимҗан Ибраһимов мәдрәсә шәкертләренең зур белем алырга омтылышы, социаль мәсьәләләрне Коръән яктылыгында аңлата белүләре турында бәян итә. Аларның Исламның мәдәнияткә каршы булмавын Коръәннән, хәдистән, тарихтан алынган мисаллар белән дәлилләвен күрсәтә. Бу эштә Зыя Камалинең роленә басым ясап: “Мин төрле мәдрәсәдә, төрле мәдрәсәнең дәресендә булдым. Ләкин Зыя Камали кадәрле шәкертнең гаклына хөррият биргән бер мәдрәсә дә очратмадым. Аның кадәрле шәкертнең фикерендә осталык уятырга тырышучы бер остаз күрмәдем. Ул шәкертенә үзенең осталыгын көчләп такмый. Матур ялны бирә, үзенекен әйтә, ләкин син сукырча иярергә тиеш түгел”, – дип яза. Шул рәвешчә, Галимҗан Ибраһимов Зыя Камалине оста методист итеп тә сурәтли. Зыя Камали шәкертләрне хөр фикерле булырга, ләкин шәригатькә таянырга, үз фикереңне курыкмыйча әйтә белергә өйрәткән. Зыя Камали — хатын-кызлар өчен башлап курслар ачучы. 1914 елда алар өчен дарелмөгаллимәт (учительская семинария) оештыра. Үзе әхлак (этика), гыйльме тәфсир дәресләрен алып бара. Дүрт томлык “Фәлсәфәи Исламия”, “Дини тәдбирләр”, “Аллаһ гадәләте” кебек хезмәтләрен бастырып чыгара. Әсәрләреннән “Коръәни Кәрим тәрҗемәсе”, “Коръәни Кәрим һидайәтләре”, “Дини мәктәп вә мәдрәсәләребез” кулъязма хәлендә калган. Тирән гыйлемле Зыя Камали 1920-30 елларда да актив иҗади һәм җәмәгать эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Ул атаклы галим-мөфти Ризаэтдин Фәхретдин даирәсендә (К. Тәрҗемани, В. Тәрҗемани, Җ. Абызгилдин, Г. Сөләймани, Г. Капкаев, Н. Мамлиев, М. Фәхретдинов, М. Буби, Г. Гомәри) Диния нәзарәтендә әгъза вазыйфасында хезмәт сала. Уфада 1924-27 елларда нәшер ителгән “Ислам мәҗәлләсе” журналы битләрендә фәлсәфәи мәкаләләре басыла. Ул 1938 елның 22 апрелендә кулга алына, җиде елга төрмәгә утыртыла. 1942 елда Самара төрмәсендә вафат була. 1956 елның 17 мартында аклана. “Түгәрәк өстәл”дә М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт университеты профессоры Таһир Әминовның чыгышы Зыя Камали нигез салган “Галия” мәдрәсәсенә багышланды. – “Галия” мәдрәсәсенең күп кенә идеяләре бүгенге көндә дә заманча. Безнең тарихта тупланган фундаменталь белемнәрне, идеяләрне һәм фикерләрне практикага күчерергә кирәк. Башкортстан XII гасыр чигендә Ислам мәгарифе үзәкләренең берсе булган. Зыя Камали бик белемле булган, чит илләрдә укыган, берничә чит телне белгән. Мөгаллимнәрне мәдрәсәсенә үзе кебек шәхесләрдән туплаган. Мәдрәсә укытучылары язган дәреслекләр мәдрәсәдә генә түгел, кайбер университетларда да кулланылган. Мәдрәсәдә белем алучыларның күпләре соңыннан күренекле мәдәният һәм мәгариф, дәүләт идарәсе эшлеклеләре булып танылды, – диде Таһир Мәҗит улы. – Зыя Камали бик авыр дәвердә яшәде. XIX гасыр азагында Бохара – Исламга өйрәтүнең бик әһәмиятле үзәге, кризис кичерә, бу, үз чиратында, мөселманнарның да кризиста булуын күрсәтә. Җәдитчеләр, шул исәптән Зыя Камали дә, Ислам нигезләрен һәм кануннарын үзгәртергә теләмәгән. Алар укыту һәм тәрбиягә якын килүне үзгәртергә тели. Шулай ук ул мөселманнарның бердәмлеге өчен чыгыш ясады, – диде Русия Ислам университетының фәнни идарәсе җитәкчесе Рифат Сөяргулов.Чишмә районының Келәш урта мәктәбе укытучысы Галия Арсланова якташлары Зыя Камалинең истәлеген мәңгеләштерү буенча башкарылган һәм алда торган эшләр турында сөйләде. – Без үзебезнең бөек якташыбыз белән горурланабыз, мәктәбебездә Зыя Камалинең тормыш юлы турында байтак материаллар, фотосурәтләр тупладык. Мәктәптә авылыбызда туып-үскән башка билгеле шәхесләр – Мостай Кәрим, Сәйфи Кудаш, Фәридә Кудашева турында материаллар тупланган сыйныф бүлмәләре бар, аларның һәрберсенә җаваплы кеше беркетелгән. Авылыбыздагы яңа бер урамга Зыя Камали исеме бирелде. Мәктәптә, китапханәдә Зыя Камалинең тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыру максатында зур эш алып барыла. Безнең хыялыбыз һәм бурычыбыз – туган авылында Зыя Камалинең музеен ачу. Киләчәк буынны менә шушындый бөек шәхесләр үрнәгендә тәрбияләргә кирәк.Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.