Шушы көннәрдә Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясендә “Башкортстан Республикасы мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” һәм аның кысаларында үткәрелә торган “Туган телдә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” республика һөнәри конкурсларын ябу тантанасы узды.Һөнәри конкурс 2012 елдан башлап ел саен оештырыла. Чара мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары арасында иң яхшы педагогик хезмәткәрләрне ачыклау, аларга ярдәм итү һәм бүләкләү максатыннан үткәрелә. Һөнәри бәйге кысаларында “Туган телдә белем бирүче мәктәпкәчә белем бирү оешмасының ел педагогы” конкурсын уздыру да аеруча мөһим, ул быел икенче тапкыр үткәрелде. — Конкурс Башкортстанның иң яхшы педагогик кадрларын елдан-ел ныграк берләштерә. Аның тарихы — мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогларының казанышлары тарихы, аларның хезмәте иҗат һәм үсеш белән тыгыз бәйләнгән. Республика мәгариф системасын үстерүгә һәм модернизацияләүгә һәрвакыт зур игътибар бирде һәм бирәчәк. Соңгы 3