Шулай ук Башкортстан предприятиеләре нефть һәм газ скважиналарын бораулау, майлау материаллары, сәнәгать җиһазлары һәм приборлар китерү, нефть һәм газ чыгару өчен җиһазлар, агач материаллары, каркаслар һәм әзер мебель, сөт продукциясе, бөртекле культуралар, кукуруз, ясмык, көнбагыш мае җитештерү өлкәсендә хезмәт күрсәтүләр турында килештеләр. Бу хакта Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева хәбәр итте. - Башкортстан Республикасы предприятиеләренең Иран Ислам Республикасына эшлекле сәфәре бик нәтиҗәле булды. Өч көн эчендә республиканың 30 компаниясеннән 75 вәкил Иран партнерлары белән 250дән артык очрашу уздырды һәм, республикага кайткач, алга таба хезмәттәшлек урнаштыру өчен контракт детальләрен аныклаячак, - дип уртаклашты Маргарита Болычева. Фото: pravitelstvorb.ru
Башкортстан компанияләре 5 миллион долларлык экспорт килешүләре төзегән
17 марта 202317 мар 2023
~1 мин