"Андый җиргә кеше үз карары белән генә китә ала. Акча эшләү нияте белән китүчеләр дә юк анда. Минем тирәмдә барысы да үзе теләп килгән егетләр иде. Алар арасында 18-20 яшьлекләр дә, 40 яшьлекләр дә бар. Кайсы бер ел элек кенә хезмәттән кайткан. Мин үзем – 30 ел элек армиядә булган кеше. Һәм мин мондый вазгыятьтә анда китү карары кабул иткән ул егетләрнең барысын да геройлар дип саныйм", - дигән ул "Интертат" хәбәрчесенә."Күпләр бу хәлләрне читтән күзәтә, телевизордан карап: «О, менә монда сугыш бара, менә безнекеләр һөҗүмгә күчте», – дип утыра. Әйләнә-тирәмдә: «Нигә бардың, нигә кирәк иде ул сиңа?» – дип әйткән кешеләр дә бар. Ничек кенә булса да, бу – минем тормышым һәм ничек итеп яшәячәгемне мин үзем сайлыйм. Мин барып кайтырга, катнашырга уйладым һәм бу гамәлем өчен аз гына да үкенмим. Әгәр дә син минем гамәлләремә каршы икән, димәк, син алар позициясе яклы, һәм син бу турыда ачык итеп белдерүдән курыкмаска тиешсең. «Мин Украина нацистлары яклы, аларны хуплыйм», – дип әйтергә тиешсе