Добавить в корзинуПозвонить
Найти в Дзене
Кызыл таң (СМИ)

Бизнесмен буласың киләме?

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда эшкуарлар белән эш республика җитәкчелегенең җитди контролендә. Бүген бездә алар өчен төрле дәрә­җәдәге ярдәм чаралары каралган. Шул чаралардан файдаланырга өйрәтүче махсус хезмәтләр һәм хезмәт­кәрләр дә эшли. Шушы эшне җайга салу­чыларның берсе – Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт коми­те­ты­ның яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркеме җитәкчесе Эльвир Илүс улы Нәфыйков.Эльвир Нәфыйков тумышы белән Нефтекама шәһәреннән. Мәктәптә яхшы билгеләргә укый, алдынгы уку­чыларның берсе була. Арытаба Башкортстан дәү­ләт хезмәте һәм идарә акаде­миясенең политология факультетына укырга керә. Укыган вакытта ук төрле җитди чараларда катнаша һәм, өченче курсны тәмамлагач, үзенең кандидатурасын Борай район Советына депутатлыкка тәкъдим итә. – Әти-әнием Борай районыннан. Шуңа күрә дә анда үз-үземне депутатлыкка тәкъдим иттем, үземне сынап карарга булдым. Нәтиҗәдә, уңышка ирештем. Параллель рәвештә Дәүләт думасына сайлауларда депутат Рафаэль Мә

Мәгълүм булуынча, Башкортстанда эшкуарлар белән эш республика җитәкчелегенең җитди контролендә. Бүген бездә алар өчен төрле дәрә­җәдәге ярдәм чаралары каралган. Шул чаралардан файдаланырга өйрәтүче махсус хезмәтләр һәм хезмәт­кәрләр дә эшли. Шушы эшне җайга салу­чыларның берсе – Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт коми­те­ты­ның яшьләр эшкуарлыгын үстерү буенча эшче төркеме җитәкчесе Эльвир Илүс улы Нәфыйков.Эльвир Нәфыйков тумышы белән Нефтекама шәһәреннән. Мәктәптә яхшы билгеләргә укый, алдынгы уку­чыларның берсе була. Арытаба Башкортстан дәү­ләт хезмәте һәм идарә акаде­миясенең политология факультетына укырга керә. Укыган вакытта ук төрле җитди чараларда катнаша һәм, өченче курсны тәмамлагач, үзенең кандидатурасын Борай район Советына депутатлыкка тәкъдим итә. – Әти-әнием Борай районыннан. Шуңа күрә дә анда үз-үземне депутатлыкка тәкъдим иттем, үземне сынап карарга булдым. Нәтиҗәдә, уңышка ирештем. Параллель рәвештә Дәүләт думасына сайлауларда депутат Рафаэль Мәрдан­шинның ярдәм­чесе булып эшләдем. Бүген дә аның ярдәмчесе булып торам, – диде Эльвир. Укуын тәмамлагач, 2017 елда Эльвир Кырымга юл тота һәм анда эшкуарлык белән шөгыльләнә башлый, дүрт ел төзелеш өлкәсендә уңышлы эш алып бара. Әмма туган як Эльвирны үзенә тарта. Һәм бүген ул яшь эшкуарларның ярдәмчесе булып эшли. Әлеге вакытта ул Русия яшьләре федераль үзәгенең проектын республикада тормышка ашыра. Эльвир бизнес ачарга нияте булган 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләргә үз эшләрен башлап җибәрергә булыша. – Без яшь кешеләргә үз проектларын гамәлгә ашырырга ярдәм итәбез. Мәсәлән, аларның ниндидер эш ачасы килә, ә нәрсәдән башларга белмиләр. Ә без алар­ның уенда булган проектны дөрес итеп рәсми­ләш­терергә, нинди ярдәм чаралары каралуын һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәк­леген аңлатабыз, – ди Эльвир. Эльвирның сүзләренчә, шушы таләп­ләргә туры килгән кеше “Яшьлек Хаус” Башкортстан яшьләре йортына килеп, үзенең ниятләрен җиткерә ала. Һәм анда аңа шушы проектны тормышка ашырырга ярдәм итәчәкләр. Шулай ук, “ВКонтакте” cоциаль челтәрендәге “Молодые предприниматели Башкирии” төркемендә, шушы өлкәдәге бел­гечләр белән бәйләнешкә керергә мөмкин. – Безнең бурыч – яшьләргә үз бизнесларын башлап җибәрергә ярдәм итү. Чөнки күп кеше үз эшен башлаганда авырлыклар белән очраша да аны ташлый. Ә без шушы мәсьәләләрне хәл итү юлларын күрсәтәбез, аңла­табыз. Бүген дәүләт яшь эшкуарлар алдында зур мөмкинлекләр ача. Алар өчен төрле субсидияләр һәм программалар каралган, куллана гына белергә кирәк, – диде ул. Әлбәттә, бу эш белән Эльвир үзе генә шөгыльләнми. Бүген республикада Яшь эшкуарлар клубы булды- рыл­­ган. Анда нәкъ Эльвир кебек белгечләр эшли һәм аларның һәрберсе бизнес башларга теләүче кешеләргә ярдәм итәргә әзер. Алар белән бәйләнешкә керер өчен “Яшьлек Хаус”ка мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Гомумән алганда, Эльвир Нәфыйков фикеренчә, эшкуарлар күбрәк булган саен, безнең тормышыбыз яхшырачак кына. Чөнки алар күп булганда бизнесменнар арасындагы көндәшлек тә арта. Һәр бизнесмен кешеләрне үзенә җәлеп итәргә тырышачак, ә моның өчен ул матур, уңайлы, кеше кулланыр­лык бәядәге хезмәт булдырырга тиеш. Агымдагы елга Эльвирның һәм аның командасының планнары шактый зур. Алар республикада “Яшьлек-бизнес” программасын гамәлгә ашыра башлый. Программада каралганча, алар рес­публиканың 5 районында эшкуарлык буенча укыту чаралары оештырачак. Шунда үзләрен яхшы яктан күрсәткән кешеләрне җәй көне узачак эшкуарлар лагерена чакырачак. Анда, шулай ук, яшь бизнесменнарга эшкуарлык буенча яңа материаллар биреләчәк. Арытаба белгечләр шушы кешеләрнең проектлары арасыннан иң яхшыларын билге­ләячәк һәм шуның бер дистәсен ел ахырына кадәр гамәлгә ашырачак. – Бу яңа программа районнардагы кешеләргә үз проектларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Моның өчен без үткәргән чарада катнашып, үз проектыңны тәкъдим итәргә генә кирәк, – диде Эльвир Нәфыйков.Ример НАСРЕТДИНОВ.