– Хөрмәтле Одес Хасаевич! Сезне Башкортстанда күрүемә бик шатмын. Бүген “Без бергә. Спорт” җәйге Сурдлимпия уеннарын оештыру комитетының беренче утырышын үткәрәчәкбез. Республикада спорт инфраструктурасы үсеш алган, мондый зур ярышларны кабул итү – безнең өчен мәртәбә. Арытаба Борай районында яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексын карап чыгу мөмкинлеге булачак. Авыл өчен мондый объектлар бик мөһим. Башкортстанда авыл халкы өлеше зур – 1,7 миллион кеше. Без һәр авылда диярлек спорт инфраструктурасы булдырырга тырышабыз. – Рәхмәт, Радий Фәритович! Башкортстанга килүемә мин дә бик шат. Борай авылында шундый заманча спорт комплексы ачылу бик күңелле. Республиканың бу юнәлештә актив эшләве хөрмәт уята. Башкортстанда спортны үстерү белән планлы шөгыльләнәләр. Без тармак министрлыгында моны бик яхшы күрәбез. Һәм әгәр дә спорт чарасы биредә үтә икән, ул иң югары дәрәҗәдә узачак, моңа шик юк. Шуңа күрә мондый күпкырлы эш өчен аерым рәхмәт, – диде Одес Байсолтанов. Арытаба Радий Хәбиров һәм