Тегеранда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иран авыл хуҗалыгы министры Җәвәд Садати-Нежад белән очрашты. Яклар агросәнәгать өлкәсендә халыкара хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышты. Сүз, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы продукциясен һәм күләмнәрен арттыру турында бара. Башкортстаннан Иранга ашлык һәм үсемлек мае экспортлана. Авыл хуҗалыгы министры, шулай ук, агач эшкәртү һәм терлекчелек продукциясен сатып алуда кызыксыну белдерде.Радий Хәбиров ассызыклавынча, агросәнәгать комплексы өлкәсендәге берлектәге проектлар Башкортстан-Иран Эшче төркеменең көн тәртибенә кертеләчәк. Моның өчен яклар үзара хезмәттәшлекне координацияләү һәм “юл картасы” чараларын үтәү буенча җаваплы вәкилләрне билгеләде.Җәвәд Садати-Нежад хәбәр итүенчә, Иран инвесторларын шулай ук агрокультуралар һәм терлекчелекне үстерү өчен авыл хуҗалыгы җирләрен арендалау кызыксындыра. Хезмәттәшлекнең тагын бер юнәлеше – Башкортстаннан Иранга минераль ашлама һәм биологик препаратлар озату. Радий Хәбиров, шулай ук, республи