Кем ул әни?.. Туңган күңелгә җан өрүче дә, йомшак куллары белән иркәләүче дә, назлы карашы белән тынычландыручы һәм гомерен сиңа бирергә әзер булучы да ул. Әни... Бөтен дөнья синең шушы кечкенә исемеңә сыйган.Таң нурларын җир йөзенә мул итеп өләшкән кояшка охшагансың син. Ә янәшәңдәге балаларың шул кояш җылысында иркәләнеп йөгерүче тамчыларны хәтерләтә. Һәм бу тамчылар никадәр күп, никадәр алар бәхетле – кояш та шулкадәр илаһирак булып балкый, бөегрәк күренә.— Русия Президенты Владимир Путинның “Сез чын соклануга лаек” дигән сүзләре һаман да колагымда яңгырый. Бу сүзләр мине тагын да канатландырды, рухи көч өстәде, — дип башлады сүзен Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Альбина Хәйдәршина. Чыннан да, ил җитәкчесеннән бу сүзләрне ишеткәч кенә Альбина аларның асылына берникадәр төшенгәндер. Ә моңа кадәр ул үзен 13 баласын күз карасыдай саклап, аларның уңышларына сөенеп, һәрберсе өчен борчылып яшәүче гади хатын-кыз итеп санаган. Бүген инде Хәйдәршиннар гаиләсен республикада гына түгел, бөтен илдә яхшы беләләр. Үткән елда Президент Владимир Путин булдырган “Герой-ана” исеменә күптән түгел Альбина Рәиф кызы да лаек булды. — Мин гаиләдә бер генә бала идем. Кызганычка каршы, бик иртә әти-әнисез калдым. Мине картәнием тәрбияләде. Кечкенәдән зур гаилә турында хыялландым. Ә бүген инде мин 13 бала әнисе генә түгел, ә ике оныкка картәни дә, — ди ул. Винер белән Альбина Балтач районының Югары Карыш авылында икесе ике очта туып-үсәләр. Винер армиядән кайткач кына чибәр кызга игътибар итә. Бу вакытта кыз 10нчы сыйныфта укыган була. Ике ел очрашып йөргәннән соң 1993 елда алар чәчләрен чәчкә бәйли. Быел инде бу күркәм гаилә энҗе туйларын билгеләячәк. Альбина балалары турында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Элита, Артур, Альмир, Айгиз, Айназ, Айзилә, Нурсилә, Инзилә, Айгүзәл, Айнур, Назгөл, Ислам, Байрас... Аларның һәркайсы үзенчәлекле, һәрберсе холкы белән аерыла. Арада сәнгатькә мөкиббән киткәннәре дә, спортсыз бер генә көн яши алмаганнары да, рәсем төшерергә яратучылары да бар. Шушы балаларның башлангычын, сәләтен үстерер өчен никадәр түземлек, аларны рухи яктан дәртләндерү өчен күпме көч кирәк!— Аллаһ мине күпбалалы әни итеп кенә зурлап калмады. Балаларыбыз бик акыллы. Безнең алар турында бер начар сүз дә ишеткәнебез юк. Өлкәнрәкләре югары уку йорталарында белем алса, кечеләре, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнеп, призлы урыннар яулый. Өйдәге эшләр дә һәркемгә бүлеп бирелгән. Алар миңа ярдәм итмәсә, бу кадәр зур гаилә корырга, шундый хуҗалык тотарга да батырчылык итмәс идек, — ди ул.Хәйдәршиннар ихата тутырып мал-туар асрый, бакча үстерә. Урамнарында зур, матур булып балкып утыручы өйләре әллә кайдан ук биредә тырыш кешеләр яшәвен күрсәтә. Ә өй эченең зәвык белән җиһазландырылганына да исең китәрлек! — Ял көннәрендә без гаилә белән зур табын артына җыелабыз. Һәркемнең үз фикере, тәэссоратлары җыелган була. Читтә укучы балаларыбызны сагынып көтеп алабыз. Бәләкәйрәкләре дә һәрвакыт өйдә тормый бит. Алары дәресләрдән соң төрле түгәрәкләргә йөри. Балаларыбызга үзаллы үсешергә дә, шул ук вакытта, аларны һәрвакыт якларга әзер булган гаиләләре барлыгын да кечкенәдән аңлатырга тырышабыз, — ди ул. 2014 елда Винер һәм Альбинага “Ата-ана даны” медале тапшырылган иде. Ул вакытта да ил башлыгы аларга матур теләкләрен җиткерде. — “Герой-ана” орденын алырга бер атна чамасы алдан юлландым. Аның тәртибе шулай. Безнең бит көн минутлап бүленгән. Балалар берәр түгәрәкләренә бара алмаса да, үземне гаепле саныйм. Шушы вакытта район хакимияте безгә бик ярдәм итте. Мәскәүдә булган чакта хәтта 11 айлык кына улыбыз өчен дә тыныч булдым, — ди ул. Альбина Рәиф кызы башкалага сәяхәте турындагы хатирәләре белән уртаклашты. “Бу юлы ике кеше “Герой-ана” исеменә лаек булды. Янә Липецк өлкәсеннән бер хатын бар иде. Русия Президенты Владимир Путин үз һөнәре буенча алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантанага килгән хатын-кызлар белән аралашты, аларны тыңлады, сораулар бирде. Мәскәүдәге тантана бик озакка хәтердә калырлык булды”, — ди якташыбыз. Әйе, 13 балага гомер бирергә батырчылык иткән ананың никадәр көчле, тырыш булуын сөйләп торасы да юк. Ләкин дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтелгәч, күпкә җиңелрәк. Район, республика, ил җитәкчелеге шундый гаиләләргә ярдәм күрсәткәндә, аларның абруен күтәргәндә, әлбәттә, күңел үсә һәм үзеңнең барлык яклап та якланган булуыңны тоясың. Әйткәндәй, Хәйдәршиннар районда үткән чараларда да актив катнаша. Төзүче булып эшләүче гаилә башлыгы да актив тормыш алып барырга вакыт таба. Альбина балаларына наз, мәхәббәт бүләк итүче булса, Винер аларны төрле яктан үстерүдә башлап йөрүче. — Балалар төрле чараларда, ярышларда катнашырга тиеш. Алар җиңсен дә, җиңелсен дә. Шул рәвешле алар тормышның нәрсә икәнен аңлый. Җиңелгән чаклары тормыш авырлыкларына баш имәскә өйрәтсә, җиңүләре күкләргә чөя аларны. Баланы ничек бар, шулай кабул итәргә, аны үзгәртергә тырышмаска кирәк. Һәр бала бик күп сәләткә ия. Без аларга шуны үстерергә булышырга тиеш. Бала үзенең кирәк, кадерле булуын әллә каян тоя. Балаларны алдап булмый. Әти-әни назына күмелгән бала тормышта та югалмый ул, — ди Альбина. Чыннан да, әниләренең күз карашыннан ук нәрсә әйтергә теләгәнен аңлап торучы балаларны күреп, сокланмау мөмкин түгел. Альбина Рәиф кызы үзенең бик таләпчән әни булуын ассызыклый. Бу үзенчәлек балаларга мәктәп тормышында да югары уңышларга ирешергә ярдәм итә. — Ниндидер бәйрәм булса, сыйныфка тәмле әйберләр алып килергә тырышабыз. Аны балаларга тигез итеп таратабыз. Шунда, иң беренче булып, Хәйдәршиннарның балалары безгә дә үз өлешен суза. Башкаларны шулай кайгыртырга өйрәнгән алар. Бик ярдәмчел, керсез, изге күңелле балалар тәрбияләнә гаиләдә. Нинди генә чара үткәрсәк тә, иң беренче аларга таянабыз, — ди балаларның укытучылары да. Альбина Хәйдәршина Башкортстанда – беренче, ә Русиядә унынчы “Герой-ана” исеменә лаек булган хатын-кыз. 8 Март бәйрәме алдыннан алынган бу бүләк, чыннан да, аның бик бәхетле хатын-кыз булуын күрсәтә. Авырлыкларга беркайчан да зарланмас, һәрвакыт көләч йөзле, тормышның ямен күрә белүче бу ханымга сокланмау мөмкин түгел. Хатын-кызга гына хас булган сөйкемлелек, чибәрлек белән дә аерыла ул. Ә иң мөһиме — күңел җылысы белән башкаларны үзенә карата белә. Ана йөрәгенә дистәдән артык балага мәхәббәт сыя алуын да, шул ук вакытта гүзәл хатын-кыз, көчле шәхес булып калырга мөмкин булуын да исбат итте ул.Гөлия Гәрәева.Балтач районы.
Кем ул әни?.. Туңган күңелгә җан өрүче дә, йомшак куллары белән иркәләүче дә, назлы карашы белән тынычландыручы һәм гомерен сиңа бирергә әзер булучы да ул. Әни... Бөтен дөнья синең шушы кечкенә исемеңә сыйган.Таң нурларын җир йөзенә мул итеп өләшкән кояшка охшагансың син. Ә янәшәңдәге балаларың шул кояш җылысында иркәләнеп йөгерүче тамчыларны хәтерләтә. Һәм бу тамчылар никадәр күп, никадәр алар бәхетле – кояш та шулкадәр илаһирак булып балкый, бөегрәк күренә.— Русия Президенты Владимир Путинның “Сез чын соклануга лаек” дигән сүзләре һаман да колагымда яңгырый. Бу сүзләр мине тагын да канатландырды, рухи көч өстәде, — дип башлады сүзен Балтач районының Иске Балтач авылында яшәүче Альбина Хәйдәршина. Чыннан да, ил җитәкчесеннән бу сүзләрне ишеткәч кенә Альбина аларның асылына берникадәр төшенгәндер. Ә моңа кадәр ул үзен 13 баласын күз карасыдай саклап, аларның уңышларына сөенеп, һәрберсе өчен борчылып яшәүче гади хатын-кыз итеп санаган. Бүген инде Хәйдәршиннар гаиләсен республикада гына