Утырышта 2022 елда төзелеш комплексы эшенә йомгак ясалды, шулай ук төбәкләрдә тармакның зур проектларын гамәлгә ашыру барышы тикшерелде. - Узган ел илдә торак тапшыру буенча рекордлы булды, һәм мин бу өлкәдә төбәкләрнең системалы эшен күрәм. Шул ук вакытта Төзелеш министрлыгы һәм субъектлар Башлыкларының шәһәр төзелеше потенциалы күләмен контрольдә тотуларын сорыйм. Елына 120 миллион квадрат метр торак тапшыру буенча дәүләт максатын үтәргә мөмкинлек бирәчәк башлангыч-нигез нәкъ менә шуңа бәйле, - диде Марат Хөснуллин. Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, соңгы елларда тармак уңай динамика күрсәтә. Башкортстан Башлыгы үз чыгышында төбәкнең төзелеш комплексының тотрыклы булуын, яхшы күрсәткечләр белән үсеш алуын билгеләп үтте. - Русия Төзелеш министрлыгы ярдәме белән без торак төзелешенең яхшы темпларын саклап калдык. Бездә төзелешкә бирелгән рөхсәт кәгазьләре шактый күп. Шуңа күрә быел торак тапшыру күрсәткече узган елгы дәрәҗәдән югарырак булыр дип планлаштырабыз, - диде Радий Хәбиров. Республика Башлыгы Уфада гамәлгә ашырылучы «Көньяк капка» транспорт проектының мөһимлеген билгеләп үтте. Радий Хәбиров сүзләренчә, объектларның һәм корылмаларның 2нче чиратын төзү өчен эшләрне финанслау мәсьәләсен карау мөһим. Шуңа Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин "Дом.РФ" корпорациясенә әлеге объектка акча җәлеп итүнең иң нәтиҗәле схемасын эшләргә йөкләде. Фото: glavarb.ru