- Сүз Чишмә районында дүрт юл яны комплексы төзү турында бара. Инвесторлар проектларны гамәлгә ашыруга 100 млн сумнан артык акча кертергә әзер. Яңа объектлар безнең юл яны сервисы челтәрен киңәйтәчәк, ул бүгенге көндә гамәлдәге 1102 объектны үз эченә ала, – дип билгеләп үтте Башкортстан Премьер-министры Андрей Назаров.Беренче проект М5 федераль автоюлында юл яны комплексы төзүне күздә тота. Инвестицияләр күләме 52 млн сум тирәсе тәшкил итәчәк. Яңа эш урыннары саны - 26. Инвестор сүзләренчә, объект үз эченә машина кую урыны, автосервис, кафе, автомобиль юу һәм сәүдә комплексын алачак. Икенче проект - Кара Якуп авылында 6 млн сум күләмендә юл яны комплексын төзү.Үз ниятләрен белдергән тагын бер инвестор район территориясендә ике юл яны сервисы объекты төзүне планлаштыра. Объектлар кунакханә, туклану пункты, автосервис һәм автозаправка станциясеннән торачак. Инвестор 50 млн сумга кадәр акча кертергә планлаштыра.Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр күрсәтү министры Алексей Гусев әйтүенчә, юл