Балалар Кырым ярымутравын немец-фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан атаклы очучыларның, Советлар Союзы Геройларының героик тарихы белән танышты. Ике тапкыр Советлар Союзы Герое Муса Гәрәев очучы-штурмовик буларак Перекоп һәм Севастополь өчен сугышларда катнаша.Мәгубә Сыртланова - шулай ук Советлар Союзы Герое, "По-2" бомбардировщигы очучысы, Тамань, Керчь, Феодосия һәм Севастополь өчен сугышларда катнаша. Севастопольне азат итүдә Мәгубә үз өлешен кертә, төнгә биш-алты хәрби очыш ясый. Апрель төннәренең берсендә немец аэродромын бомбага тотарга кирәк була. Ләкин Мәгубә Сыртланованың самолеты зенит утлары астына эләгә һәм җиргә таба төшә башлый. Фашистлар аны бәреп төшердек дип уйлый, әмма кыю Мәгубә самолетын яр буена утыртуга ирешә. Бу Мәгубә Сыртланованың сугыш вакытында башкарылган 780 очышының иң истәлеклесе була...Севастопольдәге Малахов курганында Борай районыннан артиллерист Таҗетдин Гыйләҗетдинов батырлык күрсәтә. Лейтенант Таҗетдин Гыйләҗетдинов җитәкчелегендәге 665нче укчы полкның артиллерия батареясының взводы 1944 елның 7-9 апрелендә Тархан авылы (хәзерге Кырым Республикасы Красноперекопск районы Вишневка авылы) өчен барган сугышларда туры атып, дошманның өч дзотын, ике авыр миномет батареясен һәм танкка каршы өч пушкасын юкка чыгара.Кырымда кече лейтенант Иван Бережной да сугышкан. Ул 1942 елның августында Стәрлетамактан фронтка чакырыла. 1944 елның 10 апрелендә Бережной командалык иткән пулемет взводы совет сугышчыларының һөҗүменә ярдәм итә. Һөҗүм барышында немец гаскәрләре траншеяләрдән бәреп чыгарыла, әмма, яңа көчләр туплап, контрһөҗүмгә күчәләр. Бережной взводының бер пулемет расчеты һәлак булгач, ул үзе пулемет артына баса һәм тиздән якында шартлаган снаряд ярчыклары белән яралана. Канга батып һәм тереләй янып, 20 яшьлек Иван дошман солдатларына атуын дәвам итә һәм сугыш кырын калдырмыйча һәлак була. Кырымның Суворово авылында җирләнгән. Кече лейтенант Иван Бережной үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.- Безнең балаларга экскурсия бик ошады. Яшь буын өчен мондый мәгърифәтчелек чаралары бик файдалы. Хәзерге балалар, нигездә, гаджетларда утыра, аларның кайберләре генә безнең данлы тарихыбызны өйрәнә, Интернетта тарихи материаллар эзли. Бигрәк тә бүген мондый чаралар бик мөһим. Балаларыбыз безнең нинди бөек илдә яшәвебезне белергә тиеш. Тарихны белсәләр, бүгенгесен дә кадерләрләр һәм аңларлар, - диде төркем җитәкчесе Алена Осинцева.Фото: Башинформ
"Тарихны белсәләр, бүгенгесен дә кадерләрләр һәм аңларлар"
16 марта 202316 мар 2023
2 мин